Эчтәлек

Түбәтәйнең берничә төре билгеле, тәбәнәк итеп киселгән конус (кәләпүш) һәм ярымшар рәвешендәгесе (такыя) аеруча киң таралган була. Кәләпүш ике өлештән тора, кырпу һәм түбә рәвешендә киселә, такыя аерым чөйсыман ялгаулардан тегелә.

Түбәтәйнең ике төрдәгесен дә барлык терр. төркем татар ирләре (керәшен татарларын исәпләмәгәндә) кия.

XIX йөз ахырыннан, төрек-ислам традицияләре тәэсирендә, кәләпүш-түбәтәйне күбрәк кия башлыйлар. Алар төрле тукымалардан, башлыча, бәрхеттән һәм кара яки караңгы төстәге (көрән, зәңгәр, яшел) манчестердан эшләнә. Эчлеге караңгы төстәге бизәксез сатин яки саржадан тегелә.

Татар түбәтәе, кырые һәм түбәсе бик вак җөйләр  белән сырылганлыктан, катырак була. Түбәтәй тирләүдән җәлшәймәсен өчен кырыендагы җөйләр арасына калын сүс җепләре яки бөтерелгән кәгазь кисәкләре, ә кыйммәтлерәкләренә үргән ат кылы кыстырып сыралар.

Яшьләр түбәтәе – ачык төсләр  белән, өлкәннәргә дигәне – гадиерәк итеп чигелә.

XX йөз башында кара бәрхеттән тегелгән кәләпүшкә ихтыяҗ һәр җирдә зур була, татар яшьләре һәм интеллигенциясе арасында ул гомуми милли киемнең бер элементы буларак карала (кыска казаки һәм европача тегелгән чалбар белән киелә).

Хәзерге вакытта түбәтәй татарларда бигрәк тә төрле йолаларны үтәгәндә, милли бәйрәмнәр вакытында, кайвакыт көндәлек тормышта да киелә.

Әдәбят

Татары Среднего Поволжья и Приуралья. М., 1967.

Мухамедова Р.Г. Татарская народная одежда. Казань, 1997.

Суслова С.В. Одежда // Татары. М., 2001.

Рамазанова Д.Б. Названия одежды и украшений в татарском языке. Казань, 2002.

Автор – Р.Р. Батыршин