- РУС
- ТАТ
филолог, борынгы классик филология докторы (1883)
1845 елның 26 октябре, Подольск губернасы Орлово авылы — 1918 елның 9 гыйнвары, Казан.
1870 елда Новороссийск университетын (Одесса) тәмамлый. Анда Ф.А.Струве һәм В.Н.Юргевич кебек профессорлар җитәкчелегендә классик филология белән шөгыльләнә.
1870–1883 елларда Рига гимназияләрендә латин теле һәм география укыта. 1883–1914 елларда Казан университетында: ординар профессор (1883–1908), атказанган ординар профессор (1908–1918), 1886 елдан Нумизматика музее директоры.
Хезмәтләре Рим сатирасына (Ювенал, Гораций), Вергилий иҗатына карый.
Библиография по истории римской литературы в России с 1709 по 1889 год. К., 1889;
«Энеида» Вергилия. К., 1891.
Биографический словарь профессоров и преподавателей Императорского Казанского университета (1804–1904). К., 1904. Ч. 1.
Автор — И.А.Новицкая
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.