Мәскәүдә СССР ҮБКның 1924 елның 13 июнь карары нигезендә Милләтләр эшләре буенча халык комиссариатының Үзәк шәрекъ һәм көнбатыш нәшриятларын кушу юлы белән милли телләрдә китап бастыруны үстерүгә һәрьяклап ярдәм күрсәтү максатыннан оеша. 1930 елдан СССР ҮБК Милләтләр советы Президиумы карамагында. СССР халыклары үзәк нәшриятын оештыру вакытында аңа Үзәк шәрекъ нәшриятының «Красный Восток» басмаханәсе бирелә.

1929 елга басмаханәдә 60 тан артык телдә китап бастыру өчен шрифтлар була. Элек алфавиты булмаган халыклар өчен шрифтлар булдыруда татар басмасы осталары М.И.Идрисов, Ф.Ш.Таһиров катнаша. Нәшриятта китаплардан тыш 12 телдә газета һәм журналлар, шул исәптән 5 бөтенсоюз татар газетасы һәм журналы: «Игенче», «Эшче», «Фән һәм дин», «Яшь эшче», «Кечкенә иптәшләр» басыла. СССР халыклары үзәк нәшриятының редакция бүлеге каршында татар секциясе дә була (Үзәк шәрекъ нәшриятының шул ук исемдәге секциясенең дәвамчысы), басмаларның саны буенча ул немец һәм поляк секцияләреннән генә калыша. Нәшрият тарафыннан гомуми тиражы 43866 мең данә булган 7738 китап чыгарыла, аларның 781е — татар телендә.

1924 елда СССР халыклары үзәк нәшрияты мөдире итеп Н.Т.Түрәколов билгеләнә, 1930 еллар башында аны У.Ишан-Хужаев алыштыра. 1928 елда нәшрият басмаханәсендә 505 кеше эшли, алга таба аларның саны 800 гә җитә; алар арасында 10 милләт вәкиле була. Ул ВКП(б) ҮКның «Нәшрият эше турында»гы 1931 ел 15 август карары нигезендә ябыла һәм үз вазифаларын җирле нәшриятларга тапшыра.