Эчтәлек

Камзулны җиңле күлмәк өстеннән бәйрәм киеме сыйфатында ирләр дә, хатын-кызлар да кия. Аны тукыма аслык, сирәгрәк — мех белән эчләп, тезгә кадәр озынлыкта, җиңсез яки кыска җиңле (терсәккә кадәр) итеп, затлы тукымалардан (бәрхет, парча, хәтфә, постау, ефәк) тегәләр.

Ирләр камзулының тегелеше хатын-кызларныкыннан зур булмаган утыртма яка һәм билендә бөрмәләр булмау белән аерыла. Гадәттә, хатын-кызлар камзулыының билгә кадәр өлешен, гәүдәгә сыланып торырлык итеп, ян-ягына ялгаулар өстәп тегү исәбенә, киң чабулар калдырып кисәләр. Ялгауларның санына карап, өч җөйле («өч билле») һәм биш җөйле («биш билле») камзуллар була. Хатын-кызлар камзулының алгы кырыйларына, итәк һәм җиң төбенә укалы тасма, тукылган тасма, аккош мамыгы тотыла.

 XIX–ХХ йөзләр чигендә Европа киеме тәэсирендә яшьләр арасында җиңсез күлмәк рәвешендәге кыска камзуллар кию киң тарала: егетләр — жилет кебек камзул, кызлар билен нык бөреп эшләнгән, түше ачык, чабулары капламасыз, бил турыннан матур прәшкә — каптырма белән эләктерелә торган камзул киеп йөри башлыйлар.

 Элеккеге өлге белән тегелгән озын итәкле, алды ябылган камзуллар («әдәп камзулы») керәшеннәрдә яшь хатыннарның көндәлек киеме сыйфатында яшәвен бик озак дәвам итә; кагыйдә буларак, аны кияүгә чыгуның беренче елында кияләр, бу тыйнаклык һәм тәрбиялелек билгесе санала.

Әдәбият

Рәхимова Р.К. Татар теленең һөнәрчелек лексикасы. К., 1983;

 Завьялова М.К. Татарский костюм. К., 1996;

Мухамедова Р.Г. Татарская народная одежда. К., 1997.

Автор – Ф.Ф.Гулова