Биографиясе

1926 елның 12 июне, Самара өлкәсенең хәзерге Кошки районы Югары Берёзовка авылы — 1995 елның 9 феврале, Казан.

1949 елда Куйбышев авиация институтын тәмамлаганнан соң, Ерак Көнчыгыш машина төзү заводында (Комсомольск-на-Амуре шәһәре) эшли: технолог, цех башлыгы, баш технолог, баш инженер урынбасары, директор (1965–1973).

1973–1994 елларда Казан авиация ҖБдә директор, генераль директор.

Казанышлары

СССР авиация сәнәгатен үстерүгә зур өлеш кертә. Копылов җитәкчелегендә заводта ерак араларга оча торган Ил-62 самолетын, ТУ-160 стратегик бомбардировщигын күпләп эшләп чыгару үзләштерелә; Лениногорск шәһәрендә заводның филиалы ачыла һәм «Казанка-5», «Казанка-2М» көймәләрен конвейерлы җитештерү оештырыла.

Аның тәкъдиме белән завод каршында йортлар төзү комбинаты төзелә һәм һәр елны заводта эшләүчеләр өчен уңайлыклары булган 30 мең м2 га кадәр торак файдалануга тапшырыла.

1975–1990 елларда ТАССР Югары Советы депутаты.

Бүләкләре

Ике Ленин ордены, Октябрь Революциясе, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары, медальләр; ТРның Мактау грамотасы белән бүләкләнә.

Истәлеге

Копылов исемен Казанның Авиатөзелеш районындагы урам һәм Комсомольск-Амур шәһәрендәге проспект йөртә (1995).

Әдәбият

Завод стратегического назначения. К., 2002;

Герои Социалистического Труда и полные кавалеры ордена «Трудовой славы» — наши земляки. К., 2003.

Автор – Д.С.Фәхретдинов