Биографиясе

1935 елның 21 феврале, Мәскәү – 2017 ел.

Казан университетын тәмамлый (1958), шунда ук эшли, профессор (1982), микробиология кафедрасы мөдире (1991–2003).

Казан университетының Биология фәнни-тикшеренү институтын оештыручыларның берсе һәм бер үк вакытта директоры (2001 елдан).

2003 елдан Израильдә.

Хезмәтләре бактерия ферментларын тикшерүгә һәм аларны медицинада, ветеринариядә, биотехнологиядә куллануның теоретик нигезләрен эшләүгә карый. Лещинская — микроорганизм ферментлары биосинтезы буенча фәнни эшләр авторы, аның тарафыннан бактерия ферментларын көйләүнең яңа механизмнары ачыла, аларны сәнәгатьтә һәм медицинада куллану мөмкинлеге күрсәтелә.

Уйлап табуга 22 авторлык таныклыгы бар.

Бүләкләре

ТР ФАнең В.А.Энгельгард исемендәге бүләге «Бактериаль ферментлар: биосинтезның молекуляр механизмнары, гамәли куллануга характеристика һәм аны фәнни нигезләү» хезмәте өчен бирелә. Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Нуклеазы микроорганизмов. М., 1974 (автордаш);

Нуклеазы сапрофитных бактерий. К., 1975;

Биосинтез нуклеаз и протеаз микроорганизмами. М., 1979 (автордаш);

Нуклеазы бактерий. К., 1991 (автордаш).