Биографиясе

1909 елның 25 декабре (1910 елның 7 гыйнвары), Тверь губернасы Осташков шәһәре, хәзерге Тверь өлкәсе – 1942 елның 14 ноябре, Витебск өлкәсе Сенненск районы Куповать авылы.

Крестьян гаиләсендә туа; 1930 нчы елларда гаилә кулак итеп сөрелә һәм Кола ярымутравына җибәрелә.

1930 елда Бөек Луки тимер юл транспорты һөнәри техник мәктәбен тәмамлый. Комсомол чакыруы буенча Ерак Көнчыгышка җибәрелә, Хабаровск шәһәре янындагы Вяземская станциясендә депо торгыза. 1935 елдан – Новосибирск шәһәре паровоз депосы башлыгы ярдәмчесе, 1937 елдан – Рославль шәһәре (Смоленск өлкәсе) станциясе депосы башлыгы, 1939 елның октябреннән – Орша шәһәре станциясе (Беларус ССРның Витебск өлкәсе) башлыгы.

1941 елның июлендә Мәскәүгә эвакуацияләнә, үзен оккупацияләнгән территориягә җибәрү үтенече белән аралашу юллары халык комиссариатына мөрәҗәгать итә. Яшерен диверсион группалар оештыра һәм аларга җитәкчелек итә.

1941–1942 еллардагы Мәскәү сугышы вакытында алар тимер юл узелы эшен туктата: өч ай эчендә подпольщиклар 100 гә якын поезд һәлакәте оештыра, 200 дән артык паровозны, меңләгән вагон һәм цистерналар, 200 дән артык автомашинаны юк итә. 1942 елның гыйнварында уңышсызлык куркынычы сәбәпле Оршадан урманга китә.

1942 елның февраленнән партизан отряды командиры (35 кеше). 1942 елның 15 июлендә отряд (250 кеше) базасында “Дядя Коля” бригадасы, аның вафатыннан соң К.С.Заслонов исемендәге 1 нче партизан бригадасы оештырыла. Партизаннар Орша–Смоленск, Витебск–Полоцк, Витебск–Орша тимер юлларында һәм шоссе юлларында диверсияләр ясыйлар. Бригада рейды вакытында КП(б)Б Үзәк Комитеты Заслоновка Оршан зонасының барлык партизан көчләре белән командалык итүне йөкли. 1942 елның 13 ноябрендә фашистлар Куповать авылында бригада штабын чолгап алалар; дүрт сәгатьлек сугыштан соң Заслонов караңгы төшкәнче көтәргә һәм чолганышны өзәргә  була, шул вакытта һәлак була.

Бүләкләре

Ленин ордены (ике тапкыр) һәм медаль белән бүләкләнә.

Истәлеге

Минск, Казан һәм башка бик күп шәһәрләрдә аның исеме белән аталган урамнар бар.

Оршада К.С.Заслоновның мемориаль музее ачыла. Аңа А.Мовзонның “Константин Заслонов” (1946) пьесасы багышлана.