Биографиясе

1921 елның 18 феврале, Украина ССР, Донецк өлкәсенең Тельман районы Иске Лаепа авылы – 1984 елның 28 марты, Украина ССР, Чернигов шәһәре.

Татар милләтеннән.

Бөек Ватан сугышында катнаша. Воронеж авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый (1951).

1957 елдан – Донецк, 1960 елдан – Чернигов өлкә авыл хуҗалыгы тәҗрибә станцияләре, 1972 елдан ВАСХНИЛның Себер бүлеге Себер терлек азыгы фәнни-тикшеренү институты (Новосибирск өлкәсе) директоры, 1977 елдан Украина Терлек азыгы фәнни-тикшеренү институтында терлек азыгы үстерү технологиясе бүлеге мөдире (Винница шәһәре).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре үсемлекләрне минераль тукландыру теориясе үсешенә, чәчү әйләнешендә авыл хуҗалыгы культураларыннан планлаштырылган уңыш алу өчен ашламаларны рациональ куллануга, Көнбатыш һәм Көнчыгыш Себер туфрагының потенциаль уңдырышлылыгын һәм реаль мөмкинлекләрен билгеләүгә карый.

Бүләкләре

Ике «Почет билгесе» ордены, медальләр, шул исәптән СССР ВДНХсының ике көмеш медале белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Минеральное питание и удобрение кукурузы. Киев, 1966.

Основы системы удобрений сельскохозяйственных культур в севообороте. Киев, 1971.

Удобрение под планируемый урожай. М., 1973.

Теория и практика программирования урожаев. М., 1983.