Тарихы

Авыл 1772 елдан мәгълүм. Революциягә кадәрле чыганакларда Талнамаз исеме белән билгеле.

XVIII – XIX йөзләрдә халкы асаба башкортлар һәм типтәрләр катлауларына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

1773 – 1775 еллардагы Крәстияннәр кузгалышында халкы Е.И.Пугачёв ягында сугыша.

XX йөз башында авылда мәчет, икмәк саклау-сату, бакалея кибетләре була.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1236 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Уфа губернасының Минзәлә өязе Актаныш волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Минзәлә кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Актаныш, 1963 елның 1 февраленнән – Минзәлә, 1965 елның 12 гыйнварыннан Актаныш районында.

Хәзер Кәзкәй авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1958 елда авыл “Изил” колхозы составында була (Кәзкәй авылы). 1966 – 2002 елларда Ленин исемендәге колхоз. 2003 – 2005 елларда Ленин исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы.

Халкы күбесенчә “Агрофирма “Актаныш” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли, кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда башлангыч мәктәп, мәдәният йорты, балалар бакчасы, фельдшер-акушерлык пункты (Иҗтимагый үзәк бинасы, 2012 елда төзелә), мәчет бар (2015 елдан).

Күренекле кешеләре

А.М.Зәйнашева (1942 – 1992) – техник фәннәр докторы;

Т.Н.Нәүретдинов (1948 елда туган) – РФнең элемтә мастеры, ТРның атказанган элемтәчесе.

Халык саны

1795 елда – 243,
1884 елда – 466,
1897 елда – 788,
1906 елда – 808,
1913 елда – 812,
1920 елда – 604,
1926 елда – 559,
1938 елда – 560,
1949 елда – 513,
1958 елда – 490,
1970 елда – 571,
1979 елда – 467,
1989 елда – 339,
2002 елда – 302,
2010 елда – 290,
2015 елда – 289 кеше (татарлар).