Яңа икътисади сәясәтнең (нэп) беренче гамәле. Бөтенроссия ҮБКның 1921 ел 21 март Декреты белән продразвёрстка урынына кертелә.

Продналог күләме язгы чәчүгә кадәр, авыл хуҗалыгы продукциясенең һәр төре буенча (продразвёрсткадан шактый түбән күләмдә), җирле шартларны һәм крәстиян хуҗалыкларының хәленә карап билгеләнә. Совет дәүләтенең 1921 ел март–апрель Декретлары белән икмәккә, бәрәңгегә, майга, орлыкларга, йомыркага, сөт продуктларына, йонга, тире чималына һ.б.га натуралата салым күләме куела.

Шул ук елда, Татарстанда икмәк уңышы түбән булу сәбәпле, продналог бетерелә; 1922–1923 елларда продналог буенча 6 млннан артык пот икмәк (яки икмәкнең тулай җыемының 11,5%ы) җыеп алына. Продналог кертү сәүдәне, авылдагы хуҗалык мөнәсәбәтләрен җанландырып җибәрә.

1923 елның ахырында ул акчалата салым белән алыштырыла.

Автор — Р.В.Шәйдуллин