Биографиясе

1930 елның 15 гыйнвары, Казан шәһәре – 2012 елның 9 апреле, шунда ук.

1954 елда Казан университетын тәмамлаганнан соң, Казахстан ССРның Астрофизика институтында эшли (1955–1958 еллар).

1958 елдан Казан университетының В.П.Энгельгардт исемендәге Астрономия обсерваториясендә, 1977–1983 елларда Ай бүлеге мөдире, 1983–1992 елларда директор урынбасары, 1992 елдан фотографик астрономия бүлеге мөдире.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре селенодезиягә һәм Ай динамикасына, фотографик астрономиягә, эфемерид астрономиягә һәм астрономик приборлар төзүгә карый.

Н.Г.Ризванов беренче булып Ай һәм йолдызларның зур масштаблы сурәтләрен ала, һәм шулар нигезендә Ай кратерларының селенодезик урнашулары каталогы һәм Ай фигурасының моделе төзелә.

Нахичевань (1969 ел) һәм Зеленчук (1970 ел) тау астрономик станцияләрен оештыра.

Галлея кометасының, Марс иярченнәренең күп кенә фотографик күзәтүләрен эшли.

Н.Г.Ризванов җитәкчелегендә берничә телескоп төзелә.

Халыкара астрономия берлеге (1981 елдан), Европа (1995 елдан) һәм Россия (1995 елдан) астрономия җәмгыятьләре әгъзасы.

Актив галактикалар төшләрен, гаммакабынышларны, космик рентген чыганакларын, астероидларны һәм йолдызларның нечкә спектроскопиясен тикшерү буенча хезмәтләре өчен Татарстан Республикасы Дәүләт бүләгенә лаек була (2009 ел).

Хезмәтләре

Система координат опорных кратеров на луне // Тр. Казан. гор. астрон. обсерватории. 1985. № 49.

Фотографическая астрономия. Казань, 1991.

Основные концепции ПЗС и фотографической астрометрии. Казань, 2005 (автордаш).