Тарихы

1710–1711 еллардан мәгълүм.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авылда мәчет, мәктәп (1890 елдан, беренче укытучылары – Ш.Габделваһапов, М.Баһманова), тегермән, ярма яргыч, 5 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 990,7 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Келәүш волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Кукмара, 1935 елның 10 февраленнән – Тәкәнеш, 1963 елның 1 февраленнән – Саба, 1965 елның 12 гыйнварыннан Кукмара районында.

Хәзер Кәркәүч авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Ударник” колхозы оештырыла, 1950 елдан – Тукай исемендәге колхоз (Кәркәүч авылы), 1962 елдан – “Ударник” колхозы (Кәркәүч авылы), 1993 елдан – Тукай исемендәге күмәк авыл хуҗалыгы предприятиесе, 2003 елдан – “Тукай” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2006 елдан – “Тукай” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2018 елдан “Уңыш” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте составында.

Халкы сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1918 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла (1923 елда яңа бина төзелә), 1933 елда – җидееллык (Битләнгер, Бурсыкъелга, Югары Өскебаш, Салтык-Ерыклы, Татар Толлысы, Ташлы Елга авылларыннан балалар укый), 1959 елда – сигезьеллык, 1971 елда – урта (1982 елда яңа бина төзелә), 2015 елда тулы булмаган урта мәктәп (шулай ук Бурсыкъелга, Салтык-Ерыклы, Ташлы Елга авылларыннан балалар укый) итеп үзгәртелә. 2001 елдан ТАССР һәм РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, РФ һәм ТРның халык артисты Ф.Ә.Әхмәтов исеме белән атала.

Мәктәп каршында тарих-төбәкне өйрәнү музее (1983 елдан, оештыручылары – М.М.Сафина һәм З.А.Хантимерова) эшли.

Авылда шулай ук клуб (1989 елдан), балалар бакчасы (1969 елдан, 2004 елдан яңа бинада), китапханә (1957 елдан), мәчет (1995 елдан), фельдшер-акушерлык пункты (1989 елдан) бар.

Клуб каршында татар халык театры (2017 елдан, 2018 елдан “халык” исемен ала, оештыручысы – Г.Х.Насыйров) эшли.

Төзекләндерелгән 3 чишмә бар.

Күренекле кешеләре

Р.Х.Муллин (1947–2019) – актер, ТРның атказанган артисты, ТРның халык артисты.

Халык саны

1782 елда – 39 ир-ат;
1859 елда – 362,
1897 елда – 675,
1908 елда – 779,
1920 елда – 776,
1926 елда – 739,
1949 елда – 669,
1958 елда – 559,
1970 елда – 527,
1979 елда – 448,
1989 елда – 375,
2002 елда – 400,
2010 елда – 354,
2017 елда – 312 кеше (татарлар).