Чыгу урыны һәм вакыты

1901–1916 елларда Казанда рус телендә нәшер ителә.

«Циркуляр по Казанскому учебному округу» журналына кушымта буларак чыга башлый.

1910 елдан Казан уку-укыту округы идарәсенең мөстәкыйль журналы буларак басыла.

Мөхәррире элек «Городской и сельский учитель» журналын чыгарган атаклы педагог А.И.Анастасиев була.

Актив авторлар арасында — Н.А.Бобровников, А.А.Красновский, И.П.Мордвинов, К.С.Нечаев, А.С.Никольский, И.М.Петляев, А.С.Рождествин.

Юнәлеше

Журналның төп эчтәлеген рәсми һәм рәсми булмаган бүлекләр тәшкил итә.

Рәсми бүлектә башлангыч училищеләргә кагылышлы боерыклар, Халык мәгарифе министрлыгы, Казан уку-укыту идарәсе җитәкчелеге, халык училищеләре директорлары һәм инспекторлары күрсәтмәләре басыла.

Рәсми бүлектә төп урын халык училищеләрендә кулланырга рөхсәт ителгән китаплар исемлегенә бирелә.

Рәсми булмаган бүлектә мәктәптә башлангыч уку-укыту һәм тәрбия мәсьәләләре буенча теоретик һәм методик эшкәртмәләр басыла, җентекле аңлатмалар белән якынча дәрес планнары тәкъдим ителә.

Журнал рус булмаган халык училищеләрендә рус телен укыту темасына аерым игътибар бирүе белән аерылып тора.

«Педагогика тарихыннан очерклар» рубрикасында атаклы фәлсәфәчеләр, педагоглар (И.Б.Базедов, Дж.Локке, И.Г.Песталоцци, Ж.-Ж.Руссо, Ф.Фенелон, А.Г.Франк, Ф.Фребель һ.б.) һәм аларның педагогикага керткән өлешләре турындагы материаллар басыла.

Редакция Россиядә чыгып килгән «Воспитание и обучение», «Журнал министерства народного просвещения», «Педагогический листок», «Русский начальный учитель», «Русская школа» һәм башка педагогик журналларга күзәтү ясый.

«Башлангыч мәктәп тормышыннан» рубрикасында Казан уку-укыту идарәсендә яңа уку йортлары һәм укытучылар өчен курслар ачылу, уку ярдәмлекләре белән тәэмин ителеш, халык училищеләре директорлары һәм инспекторлары киңәшмәләрен, съездларны, мәктәптән тыш белем бирүне оештыру, пед. җәмгыятьләр эшчәнлеге турындагы мәкаләләр бирелә; училищеләрне төзекләндерү буенча киңәшләр басыла.

«Чит илләрдә башлангыч белем һәм тәрбия» дигән даими бүлек алып барыла.

Әдәбият

Татар энциклопедиясе. Казан, 2014. Т.4;

Айнутдинов Р.А., Айнутдинова Л.М., Гилазев З.З. Казанская научная пресса. Казань 2013;

Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;

Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.

Автор – Р.А.Айнетдинов