Биографиясе

1945 елның 27 июлендә Кемерово өлкәсе Ленинск-Кузнецкий шәһәрендә туган.

Ташкент сынлы сәнгать училищесен (1965; 1974–1983 елларда шунда сынлы сәнгать фәнен укыта) һәм Ташкент театр-сәнгать институтын (1974) тәмамлый. Ф.И.Грищенко, Ю.Н.Киселев, К.А.Сәлахетдинов шәкерте.

1978–1979 елларда СССР Сәнгать академиясе каршындагы И.Е.Репин исемендәге Ленинград нәкышь, скульптура һәм архитектура институтының сынчылык остаханәсендә стажировка уза.

«Үзбәкфильм» киностудиясендә рәссам булып эшли (1968–1969).

Рәссамнар берлеге әгъзасы (1977). 1999 елдан Казанда яши.

Иҗаты

Станлы, монументаль, монументаль-декоратив һәм мемориаль пластика жанрларында эшли. Казанда, Үзбәкстанда, Владивосток һәм Чита шәһәрләрендә галимнәргә, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләренә куелган һәйкәлләр, бюстлар һәм портретлар, шулай ук истәлек такталары авторы.

М.М.Гасыймов – станлы портрет остасы. Аның әсәрләренә сурәтләү чараларының индивидуальлеге, реализм мәктәбе традицияләренә таяну, геройның портрет охшашлыгына ирешүгә, аның рухи-әхлакый йөзен чагылдыруга аерым игътибар бирү хас.

Сыннарның бербөтен гомумиләштерелгән формасы портрет герое сурәтенең барлык нечкәлекләрен бирүче детальләр, гипс һәм мәрмәр форманы модельләү белән бәйле. Агачтан (япон сәрвие) эшләнгән композицияләрдә декоративлыкка ирешү өчен Гасыймов табигый текстура куллана.

Сурәтләү чараларын сайлаганда аның иҗат манерасына образны фәкать психологик яктан ачудан алып («Зирәклек. Үзбәк карчыгы портреты», 1976; «Бокс буенча дөнья чемпионы Р.Рискиев», 1979; «Композитор Мохтар Әшрәфи» 1998; «Рафаил Такташ», 1998) шартлы-декоратив, символик чараларга кадәр («Тагын яз килде» 1985; «Мин-минлек монументы», шамоттан ясалган «Шәрекъ мотивлары» сериясе, 1985–1986; «Бәхетле бабай», 1985, һәм башкалар) булган киң колач хас.

М.М.Гасыймов – монументаль скульптура өлкәсендә: Әкмәл Икърамов һәйкәле (гранит, 1989) һәм Алай базары мәйданында куелган өч хатын-кыз сыныннан гыйбарәт «Уңдырышлылык» композициясе рәвешендәге фонтан (бронза, 1993; икесе дә Ташкентта), Үзбәкстанның Гиждуван районы Соктари поселогында куелган С.Айни һәйкәле (бетон, 1978), шулай ук Казанда Б.Урманче һәйкәле (бронза, 1997), Салих Сәйдәшев һәйкәле (бронза, 2005) һ.б.; монументаль бизәлеш скульптурасы өлкәсендә: бакырны чүкеп ясау техникасы белән башкарылган «Музалар» рельефы (Беговат шәһәре мәдәният сарае фасадында, 1977), Кисловодск шәһәрендәге «Үзбәкстан» шифаханәсенең сәламәтләндерү комплексы интерьерларындагы рельефларны эшли.

Казанда М.Е.Евсевьев каберенә куелган истәлек (бетон, 2001), Х.Бигичев (1998), С.Сәйдәшев (2000), Н.Җиһанов (2001) истәлегенә куелган мемориаль такталар; бронзадан, таштан, агачтан, шамоттан эшләнгән Н.Исәнбәт (1996), С.Сәйдәшев (1998), Н.Җиһанов (2000), С.Хәкимнең (2001) станлы бюстлары авторы.

Күргәзмәләре

1973 елдан республика, төбәк («Урта Азия республикалары һәм Казакъстан скульптуралары күргәзмәсе», Ташкент, 1982 һәм башкалар), бөтенсоюз («Җир һәм кешеләр», Мәскәү, 1979 һәм башкалар) күргәзмәләрендә, халыкара (Финляндиядә һәм Швециядә «Үзбәкстан мәдәнияте көннәре», 1970 еллар) һәм башка күргәзмәләрдә катнаша.

Әсәрләр тупланмасы

Әсәрләре Үзбәкстанның Дәүләт сәнгать музеенда (Ташкент шәһәре), Хәзерге заман сәнгате музеенда (Үргәнеч шәһәре, Үзбәкстан), шәхси коллекцияләрдә (АКШ, Германия һәм башка илләр) саклана.

Әдәбият

Справочник Союза художников СССР. М., 1989.

Автор – Г.Ф.Вәлиева-Сөләйманова