Х.Вахит либреттосы.

Премьерасы 1957 елның 9 мартында Татар опера һәм балет театрында була, май аенда Мәскәүдә Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасында күрсәтелә. Дирижеры Х.В.Фазлуллин, режиссеры Н.К.Даутов, рәссамы Ә.Х.Нагаев, Самат ролендә – А.З.Аббасов, У.Г.Әлмиев, Н.К.Даутов, Әлфия ролендә – Ф.Т.Тимерова, З.Г.Хисмәтуллина.

1977 елда операның драматургик конфликты ачыграк сурәтләнгән икенче редакциясе куела. Дирижеры И.А.Лапиньш, режиссеры Н.К.Даутов, рәссамы Э.Х.Нагаев. Рольләрдә: Самат – Х.А.Бигичев, Әлфия – Р.Х.Мифтахова, З.Д.Сөнгатуллина, Разия – Х.Г.Гыйниятова.

Вакыйга татар авылында Бөек Ватан сугышына кадәрге һәм сугыштан соңгы чорда бара. Фольклор үрнәкләре файдаланылган лирик музыка төзеклеге, баш геройларның тирән һәм катлаулы кичерешләре, куелышның матурлыгы заманча лирик-психологик спектакль тудыру мөмкинлеге бирә.

1989 елда Х.В.Вәлиуллин ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була.

Автор – Р.И.Такташ