- РУС
- ТАТ
баянчы, БАССРның халык артисты (1962 ел), РСФСРның атказанган артисты (1986 ел)
1930 елның 24 гыйнвары, БАССРның Авыргазы районы Кешәнне авылы – 1991 елның 5 октябре, Уфа.
Уфа музыка училищесенең халык уен кораллары бүлеген тәмамлый (1953 ел).
1953–1961 елларда Башкорт драма театры концертмейстеры, 1961–1990 елларда Башкортстан филармониясе солисты һәм концертмейстеры.
Актив концерт эшчәнлеге алып бара. Солист буларак зур репертуар белән чыгышлар ясый, шулай ук күренекле җырчы Ф.Кудашеваның эстрада төркеме җитәкчесе була.
Популяр җырлар – «Кичегеп килгән мәхәббәт» (Г.Зәйнашева), «Ике аккош» (Ә.Баян), «Әйтсеннәр» (Ә.Атнабаев), инструменталь пьесалар, халык көйләренә эшкәртмәләр авторы.
Автор – Ф.Ш.Салитова.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.