Биографиясе

1959 елның 4 гыйнварында БАССРның Илеш районы Нәҗәде авылында туа.

1985 елда Казан университетын тәмамлый.

1988–1996 елларда ТР ФАнең Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында; 1996–2006 елларда ТР МК Аппаратында, 1996 елдан ТРның «Татарстан Республикасы халыклары телләре турында»гы Законын гамәлгә кертү комитеты сәркәтибе, 1999 елдан ТР халыклары телләрен үстерү бүлеге мөдире.

2006 елдан ТР ФАнең Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры.

Хезмәтләре фольклористика (татар җыр поэзиясе тарихы һәм теориясе), социолингвистикага (ТРда тел сәясәте мәсьәләләре) карый.

Хезмәтләре      

Шигърият һәм җыр. К., 1998;

Басма сүз һәм татар җырлары. К., 2000;

Һәр чорның үз җыры. К., 2003;

Тел язмышы — халык язмышы. К., 2008 (автордаш.);

Современные этнокультурные процессы в молодёжной среде Татарстана: Язык, религия, этничность. К., 2000 (автордаш);

Песенное творчество татарского народа. К., 2006.

Әдәбият       

Казанский университет (1804–2004): Биобиблиогр. словарь. К., 2004. Т. 2;

Башкирская энциклопедия. Уфа, 2008. Т. 4.