27 отрядка, 270 семьялык һәм 2400 ыругка берләшкән 9 меңгә якын төрне үз эченә ала.

Арктикадан Антарктидага кадәр таралган, 80% ка якын төр — тропикларда.

Татарстан территориясендә 321 төр (19 отряд), шул исәптән оя коручы 198 төр, 52 — күчмә, 71 очып килгән төр. Чыпчыксыманнар (130), шөлдисыманнар (59), казсыманнар (32), лачынсыманнар (31) отрядындагы төрләр аеруча күп. Чыпчыксыманнар отрядында 21 семьялык, әрәмә чыпчыклары (26 төр), тау чыпчыклары (19), чебенче кошлар (19) аеруча күп санда.

Оя коручы кошлардан чыпчыксыманнар (94 төр), шөлдисыманнар (27), лачынсыманнар (18), казсыманнар (11) отряды вәкилләре очрый.

Кошларның күпчелеге урманнарда (тавык карчыгасы, бүдәнә карчыгасы, гади елак карчыга, сары чыпчык һәм башкалар), сулыкларда (соры яңаклы чомга, кыр үрдәге, соры үрдәк һәм башкалар), аз өлеше — кырларда, болын, торак пунктларда (йорт чыпчыгы, кара карга, гади сыерчык, кара керәшә һәм башкалар) яши.

Татарстан территориясендә яшәүче кошлар арасында 5–8 г лы кечкенә кошлар (сары башлы кәрлә тургай) һәм 10 кг га кадәрле, шулай ук аннан да авыррак зур кошлар (ысылдык аккош) да бар.

Аеруча үзенчәлекле билгеләренең берсе — температура үзгәрешләреннән саклаучы һәм очу вакытында мөһим роль уйнаучы йон-каурый капламы. Күпчелек кошларның тән төзелеше очуга җайлашкан: алгы очлыклары канатларга әверелгән, скелеты җиңеләйгән, күкрәк мускуллары бик көчле, тире астында һава куышлыклары урнашкан. Күрү һәм сизү органнары яхшы үскән. Оялау ысуллары һәм урыннары күп төрле. Йомырка салып үрчиләр. Үсемлек һәм хайван азыклары белән тукланалар.

Бөҗәк ашаучы кошлар (песнәкләр, чыелдык кош, үрмәләч, әрәмә чыпчыклары, камыш чыпчыклары, чебенче кошлар һәм башкалар) урман һәм авыл хуҗалыгы корткычларын, ерткыч кошлар (лачынсыманнар һәм ябалаксыманнар) тычкансыман кимерүчеләрне юк итәләр; кайберләре бакча культураларына, чәчүлекләргә зарар китерә.

Көртлек кош, суер, боҗыр, урман үрдәге, бытбылдык һәм башкалар — ау спорты объекты.

Күбесе — йорт тавыгы, үрдәк, күркә, каз токымнарының нәсел башы.

84 төре ТРның Кызыл китабына кертелгән.