2 төре билгеле, Европа һәм Азия урманнарында таралганнар. ТР территориясендә бер төре – гади суер (T. urogallus) Красный Бор, Бөрсет, Чирмешән, Матюшино, Раифа һ.б. урман массивларында яши.

Гәүдәсенең озынлыгы 40–60 см, авырлыгы 1,5–4,5 кг. Башы зур, яссы, зур сары томшыгының очы ыргаксыман бөгелгән, койрыгы киң руль каурыйлы. Ата кошның аркасы һәм канатлары кара көрән, түше металлсыман ялтыравыклы кара яшел, озынча кара каурыйлы «сакалы», күз өстендә шома кызыл табы бар. Ана затлар коңгырт, ак һәм кара чуар. Утрак кош. Җәен – җиләкләр, коры җир моллюсклары һәм лайлачлар, көзен – орлыклар, кышын ылыс, агач бөреләре белән туклана. Язын ата кошлар үзләренең даими гөрелдәү урыннарына йөри башлый. Гөрелдәүнең иң көчле вакыты май башында, йомырка салу чорына туры килә. Ата кош, туй җырын башкарганда, берничә секундка саңгыраулана. Җирдә оялыйлар. Коңгырт тимгелле 8 саргылт-ак йомырка сала. 28–30 көн утыра.

Спорт сунарчылыгы объекты.

Гади суер