Евразиядә һәм Африкада таралган.

ТР территориясендә барлык районнарда да очрый. Татарстан Республикасы территориясендә XX гасырның беренче яртысында ачык ландшафтларның күп санлы төре була. Авыл хуҗалыгын интенсификацияләүгә бәйле рәвештә бытбылдык саны шактый кимеде, соңгы елларда ул артты һәм стабильләште. Кырларда, су баса торган болыннарда, урман кисентеләрендә яши. Тавыксыманнар отрядының бердән-бер оя коручы күчмә кош. Апрель азагында – май башында очып килә.

Гәүдәсенең озынлыгы 20 см га кадәр, авырлыгы 70-100 г. Кара яки ачык чуар таплы кызгылт көрән, түше ачык төстә, канатлары кара, кызыл-көрән тимгелләре бар. Ата бытбылдыкның муены көрән (көзен ак) төстә, ә ана бытбылдыкныкы аксыл, түше чуар. Томшыгы зур түгел, җиңелчә бөгелгән. Канатлары озын һәм очлы. Койрыгы кыска.

Башын эчкә тартып, койрыгын төшереп һәм һәр адымында башын селкеп тиз, әмма иләмсез йөри. Парлашмый. Үлән үскән ачык урыннарда оялый. Көрәнгә кара чуар төшкән 6-20 йомырка сала. Үсемлекләр һәм бөҗәкләр белән туклана. Кышлау өчен сентябрьдә очып китә.