Тарихы

Авылга XIX йөзнең беренче яртысында Иске Кадермәт авылыннан чыккан кешеләр нигез сала.

1860 елларга кадәр халкы типтәрләр катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм кырчылык.

XX йөз башында авыл җәмәгатенең имана җире 160 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Уфа губернасының Минзәлә өязе Байсар волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Минзәлә кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Актаныш, 1963 елның 1 февраленнән – Минзәлә, 1965 елның 12 гыйнварыннан Актаныш районында.

Хәзер Аккүз авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1950 елларда авылда колхоз “Гигант” колхозы составында була (Аккүз авылы). 1985 елда “Ярыш” колхозы. 1996 елдан “Аккүз” кооперативлары берләшмәсе, 2003 елдан “Ахун” авыл җуҗалыгы җитештерү кооперативы.

2006 елда “Чишмә” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы һәм “Ахун”  авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы “Чишмә” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять белән берләшә.

Халык саны

1859 елда – 43,
1884 елда – 50,
1897 елда – 48,
1906 елда – 58,
1913 елда – 82,
1920 елда – 84,
1926 елда – 79,
1938 елда – 113,
1949 елда – 91,
1958 елда – 105,
1970 елда – 115,
1979 елда – 79,
1989 елда – 42,
2002 елда – 34,
2010 елда – 23,
2015 елда – 18 кеше (татарлар).