1768 елның 19 июне, Санкт-Петербург — 1828 елның 14 феврале, шунда ук.

Дворяннар нәселеннән.

1781 елдан хәрби хезмәттә. 1788–1790 елларда рус-швед сугышында, 1812 елгы Ватан сугышында катнаша.

1798 елның март–сентябрь айларында Казан коменданты.

1798–1801 елларда Казан хәрби губернаторы. Губерна территориясендә иң кирәкле ашамлыкларның бәяләрен җайга сала, шуның өчен император Павел I аңа үзенең рәхмәтен белдерә.

Пущин заманында Арча, Спас, Тәтеш өязләре бетерелә (1799), Казан хәрби училищесе оештырыла (1801).

Хакимияттән законсыз файдаланганы өчен, вазифасыннан азат ителә. 1804 елда аклана, 1805 елдан хәрби хезмәтен Эстляндиядә, Варшава герцоглыгында, Бессарабиядә дәвам итә.

1818 елдан Сенатның дүртенче департаментында.

Автор — Е.Б.Долгов