5 төре билгеле. Евразиянең уртача поясында очрыйлар. ТР территориясендә бер төре – күке үләне (C.floscuculi) барлык районнарда таралган. Дымсу болыннарда, сазлык кырыйларында, елга тугайларында үсә.

30–90 см биеклектәге үсемлек. Сабагы туры, буразналы, өсте тармаклы. Тамыр яны таралгысындагы аскы яфраклары – калаксыман озынча, сабактагылар – ланцетсыман кыяк. Чәчәкләре алсу, ара-тирә ак, куе булмаган ярымчатырга җыелган. Җимеше – бер оялы ачылучан тармачык. Май–июньдә чәчәк ата.

Үсемлек дәвалау максатларында файдаланыла. Составында алкалоид, сапонин, тимер, С витамины бар.

Халык медицинасында сары авыруын дәвалауда, бөердәге авыртулар вакытында, тир кудыру чарасы буларак кулланыла.

Декоратив, баллы үсемлек.

Терлек азыгы.