Якынча 100 төре билгеле. Төньяк ярымшарның уртача поясында таралган. ТР территориясендә 3 төре бар: сары чәчәкле каз юасы (G. lutea), вак каз юасы (G. minima) барлык районнарда да очрый, суганчалы каз юасы (G. granulosa) – югала баручы төр. Яфраклы урман буйларында, куаклар арасында үсәләр.

5–20 см биеклектәге үсемлекләр. Сабагы, нигездә, киң ланцетсыман, тамыр яны бер яссы яфраклы. Чәчәкләре саргылт, шарсыман яки чатырсыман чәчәк төркемендә. Җимеше – өч оялы тартмачык. Апрель–майда чәчәк аталар. Вак каз юасы яшь суганчалары хисабына күп үрчи.

Казлар яратып ашый (исеме шуннан).

Иртә язгы эфемероидлар, җәен җир өсте органнары корый.