Биографиясе

1937 елның 3 ноября, Казан — 2009 елның 20 декабря.

1959 елда Казан авиация институтын тәмамлаганнан соң, оборона заводында (Казан) эшли, радиотехника бүлегендә төркем башлыгы (1963 елдан).

1965 елдан РФА КГҮнең Физика-техника институтында, әйдәп баручы фәнни хезмәткәр (1986 елдан), төш магнетизмы лабораториясе мөдире (1988–1991), баш фәнни хезмәткәр (1992 елдан). Хезмәтләре каты җисемнәрдә төш квадруполь резонансына (ТКР) карый. Осокин төрле кушылмаларда ТКРның яңа спектраль сызыкларын эзләү һәм релаксацион үлчәүләр алу өчен дөньяда беренче киң диапазонлы импульслы когерент ТКР спек­трометрын эшли (1967). Беренче булып азот-фосфор, азот-мышьяк, азот-бор, азот-кремний, азот-хлор, азот-күкерт химик бәйләнешләре булган кушылмаларда ТКРның спектраль ешлыкларын терки һәм шулар нәтиҗәсендә мондый бәйләнешләрнең параметрларын (полярлык, кабатлану дәрәҗәсе) таба; күп импульслы резонанс вакытында ТКР спектрометрларының сизгерлеген уннарча тапкыр күтәрә торган когерент стационар халәтләрне ача (1980); күп импульслы ТКРда күчеш процессларын тикшерә, күп импульслы эзлеклелекләр кайтавазы сигналларын чорнаучыда кайтаваз-сигналлар барлыгын ачыклый; күзәтүче координатлар системасында ТКР-томография алымын тәкъдим итә.

СССР Космонавтика федерациясенең академик Н.А.Пилюгин исемендәге медале белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Ядерный квадрупольный резонанс в соединениях азота. М., 1977 (автордаш);

Формирование сигналов эха в выстроенных (неполяризованных) квадрупольных системах // Журн. эксперим. и теорет. физики. 1994. Т. 106, вып. 2 (автордаш);

Pulsed line narrowing in nitrogen-14 NQR // Phys. Stat. Solidy (b). 1980. V.102; NQR transient nu­tation and rotary echoes in the effective field of multiple — pulse sequences // Solid State Nuclear Magnetic Resonance. 1997. V.10 (автордаш).