- РУС
- ТАТ
архитектор, төзүче-инженер, педагог
1918 елның 26 гыйнвары, Саранск шәһәре — 1981 елның 10 мае, Казан.
Казан коммуналь төзелеш инженерлары институтын тәмамлаганнан соң (1941), Байкал аръягында хәрби инженер булып хезмәт итә.
1946 елдан Чита шәһәрендә: өлкә башкарма комитетының төзелеш һәм архитектура бүлеге башлыгы, бер үк вакытта, 1948 елдан, педагогия институтында, төзелеш, тау һәм урман технологиясе техникумнарында укыта. Остроумов Читаның геннераль планын әзерләүдә катнаша, аның проектлары буенча өлкә партия мәктәбе бинасы (1952), спорт сарае (1961), торак йортлар төзелә. 1956 елда Чита өлкәсендә мәңгелек туң шартларда төзелеш практикасына кертү өчен расланган биналар төзелеше кагыйдәләрен эшли.
1958 елдан Саранскида: «Мордовпромпроект» институтының баш инженеры, бер үк вакытта Мордовия университетында укытучы.
1961 елдан Казанда, «Татнефтепроект» институтының баш инженеры, 1962 елдан Казан төзүче инженерлар институтының архитектура кафедрасында, архитектура факультетының беренче деканы (1969–1975).
Казан һәм Татарстан архитектурасы тарихы буенча хезмәтләр авторы.
Медальләр белән бүләкләнә.
Саранск: Ист.-архитектур. очерк. Саранск, 1960 (автордаш);
Свияжск: История планировки и застройки. К., 1971 (автордаш);
Казань: Очерки по истории города и его архитектуры. К., 1978.
Автор — Х.Г.Надыйрова
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.