Биографиясе

1940 елның 1 мартында Казанда туган.

1963 елда Казан авиация институтының приборлар төзү факультетын тәмамлаганнан соң, шунда ук эшли, 1993 елдан электр җиһазлары кафедрасында.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре электромеханика системаларын оптималь проектлаштыруга һәм алар белән идарә итүгә карый.

Магнит системасы куелган һәм магнит реакциясе хасил итә торган электр двигательләренең конструктив схемаларын, оптималь моментлы двигательләрнең охшашлык теориясен төзи. Уйлап табуга 62 авторлык таныклыгы бар.

Хезмәтләре

Моментные двигатели постоянного тока. М., 1989 (автордаш).

Моментный электропривод. Казань, 1997.

Моделирование электроприводов на ПЭВМ в системе Turbo-Pascal 5.5. Казань, 1999.