- РУС
- ТАТ
драма актрисасы, ТАССРның халык артисты (1968 ел)
1912 елның 12 феврале, Казан губернасы, Чистай өязе Яңа Кади авылы – 1997 елның 22 гыйнвары, Әлмәт шәһәре.
Татар сәнгать техникумының театр бүлеген тәмамлый (1934 ел).
1934–1937 елларда Татар эшче театрында, 1937–1949 елларда Мамадыш колхоз-совхоз театрында, 1949 елдан Әлмәт татар драма театрында эшли.
Сәхнә эшчәнлеген техникумда укыган елларында Татар академия театрында актриса-травести (үсмер малай рольләрен башкаручы) буларак башлап җибәрә.
Осталыкка татар сәхнәсе корифейлары М.Мутин, З.Солтанов, Н.Арапова, Г.Болгарскаялардан өйрәнә.
Г.Камал (Биби – «Беренче театр»), К.Тинчурин (Гөлҗамал – «Сакла, шартламасын!») комедияләрендәге, Ш.Камал (Зәйнәп – «Ут»), Р.Ишморат (Алсу – «Ватан өчен!», Раушания – «Гөлзада») драмаларында ул уйнаган героинялар шуклык-наянлыклары, халыкчан юморы, оптимистик рухлы булулары белән аерылып торалар.
Р.Ишморатның «Кайту» драмасында үсмер малай Ирбулат образы Р.Г.Гобәйдуллина башкаруында киң иҗтимагый резонанс ала.
Әлмәт театры сәхнәсендә Р.Г.Гобәйдуллина истә калырлык күп рольләр башкара: Гөлгөл («Гөлмәрфуга», И.Абдуллин), Саҗидә («Ана бәхете», Ш.Шаһгали), Фатыйма («Бөдрә тал», Г.Минский), Хөзәймә («Балыкчы кызы», Г.Уральский), Гайшә («Рамай», М.Хәсәнов), Хәдичә («Утлар яна учакта», Г.Ахунов).
Тышкы бизәкләрне аз кулланып, психологик тирәнлеккә ирешүе, башкаруының тормышчанлыгы һәм җиңеллеге актрисага образларны ышандырырлык итеп чагылдыру мөмкинлеге бирә һәм шуның белән тамашачыда җанлы кызыксыну уята.
Классик драматургия әсәрләрендәге рольләрне башкарганда Р.Г.Гобәйдуллина күп төрле сурәтләү чаралары куллана: Тәлли («Аршин мал алан», Г.Гаҗибәков), Мөршидә, Зөләйха («Ташкыннар», «Бишбүләк», Т.Гыйззәт), Хаҗи-апа («Бай һәм батрак», Х.Хәмзә), Күнәкәй («Козы көрпеш һәм Баян сылу», Г.Мөсрәпов).
Народные артисты. Казань,1980;
Рәхимов Җ. Әлмәт татар дәүләт драма театры. Әлмәт, 1994.
Автор – Д.Ә.Гыймранова
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.