Биографиясе

1911 елның 14 марты, Казан — 1965 елның 7 июле, Мәскәү.

1928–1931 елларда Казан университетының медицина факультетында укый.

1931 елда Ленинградка күчә.

1 нче Медицина институтын тәмамлый (1934).

1941–1943 елның февралендә Казанда эвакуациядә була, хәрби госпитальләрдә эшли.

Иҗаты

Тушнова поэзиясе күпжанрлы (юллама, элегия, җыр, тәүбә, монолог-уйлану, пейзаж лирикасы).

Ул «Беренче китап» («Первая книга», 1945), «Юллар, юллар» («Пути-дороги», 1954), «Йөрәк хатирәсе» («Память сердца», 1958), «Икенче сулыш» («Второе дыхание», 1961), «Йөз сәгатьлек бәхет» («Сто часов счастья», 1965), «Лирика» (М., 2003) шигъри җыентыклары авторы.

Казан хатирәләре «Капитаннар» («Капитаны»: «И возникал перед глазами // причал на стынущей воде // и домик в городе Казани, // в Адмиралтейской слободе») «Мещаннар чәчәге» («Мещанские цветы»: шигырендә: «…перед глазами // Старинный пыльный пригород Казани, // Дом в три окошка, где отец мой рос, // А в окнах — шапки огненной герани. // В слободке не выращивали роз»); «Кайту» («Возвращение»: « Волга, Волга моя, // всюду — ты, вечно — ты, // Сколько в жизни тобою расставленных вех»); шулай ук «Мәктәп альбомындагы фоторәсемнәр» («В альбомчике школьном снимки»), «Гудок турында шигырьләр» («Стихи о гудке»), «Могҗизалар» («Чудеса»), «Ишкәк» («Весло»), «Хушлашу» («Прощание»), «Иске йорт» («Старый дом»), «Төн» («Ночь»), «Юл» («Дорога»), «Синең урам» («Твоя улица») һ.б. әсәрләрендә урын алган.

Рус теленә Г.Тукай, М.Җәлил шигырьләрен тәрҗемә итә.

Истәлеге

Исеме Казан урамына бирелә.

Әсәрләре 

Избранное. М., 1988.

Әдәбият   

«Не отрекаются любя…». К., 1996.

Автор — И.И.Андреева