Системалы, топографик, чагыштырма, токым, яшь ягыннан, зоотехния һ.б. бүленә.

К.Буржеланың чагыштырма хайваннар анатомиясенә багышланган беренче тирән эчтәлекле китабы 1766–1769 елларда Франциядә нәшер ителә. XIX йөздә В.Элленберг белән Г.Баумның хайваннар анатомиясенә караган немец телендәге кулланмасы аеруча тулы һәм әһәмиятле хезмәт булып санала.

Россиядә үсеше

Россиядә ветеринар хайваннар анатомиясе фәненең үсеше XIX йөздә университетлар һәм югары медицина мәктәпләре ачылу вакытына туры килә. 1846–1847 елларда Петербург медицина-хирургия академиясенең ветеринария бүлеге профессоры В.Н.Всеволодов имезүче йорт хайваннары анатомиясе курсын нәшер итә.

XIX йөз башында Мәскәү, Харьков һәм Казан университетларында беренче терлекләр табиблеге кафедралары оештырыла һәм аларда авыл хуҗалыгы терлекләре анатомиясен өйрәнү белән шөгыльләнәләр.

Казанда

Россиядә беренче хайваннар анатомиясе кафедрасы Казан ветеринария институтында 1873 елда оеша. Совет ветеринария анатомнары мәктәбенә нигез салучылар – Казан ветеринария институтыннан чыккан галимнәр – Д.М.Автократов, А.Ф.Климов, А.И.Акаевский. Алар тарафыннан йорт хайваннары организмы системаларын өйрәнүнең яңа ысуллары эшләнә һәм яңа фәнни юнәлешләре барлыкка килә, дәреслекләр языла.

1950 еллардан хайваннар анатомиясе өлкәсендә топографиягә, хайван төрләрендә нервларның бүленеш зоналары һәм үзара бәйләнешенә (Н.А.Васнецов), йорт хайваннары һәм кошларда күкрәк читлеге биомеханикасы һәм нервларның макро- һәм микроморфологиясенә (Ю.Х.Миндубаев, Н.В.Михайлов), йорт хайваннарында вегетатив нерв системасының ультраструктур төзелеше (Р.Х.Шакиров) проблемаларына караган тикшеренүләр алып барыла.

Әдәбият

Очерки по истории анатомии домашних животных в России // Сборник научных трудов Ленинградского института усовершенствования ветеринарных врачей. 1951. Вып.7.

Библиографияне шулай ук кара: Д.М.Автократов, А.И.Акаевский, А.Ф.Климов мәкаләләрендә.

Авторы – Ә.Х.Фазылҗанов