Барлыгы 400 гә якын, Татарстан территориясендә якынча 60 төре билгеле. Аеруча киң таралган төрләре босмина (Bosmina), дафния (Daphnia) һәм хидорусларга (Chydorus) карый.

4–7 пар аяклы вак (озынлыгы 0,2–10 мм) планктон яки бентос кыслачыклары, башлары томшыксыман үсентеле һәм еш кына ике яклы үтә күренмәле хитинлы кабык белән капланган. Суда һәм су төбендә ике яки бертармаклы антенналарын кискен селтәп хәрәкәтләнәләр. Йөзмә детрит һәм вак суүсемнәрне фильтрацияләп тукланалар. Җәен уңай шартлар булганда сулыкларда партеногенетик ысул белән үрчүче ана затлар гына очрарга мөмкин. Көзгә таба яисә тереклек шартлары начарлана башлагач, популяциядә ата затлар күренә башлый. Аталанганнан соң, гадәттә, кышкы яки хәрәкәтсез яткан күкәйләр җитлегә. Язын алардан яшь кыслачыклар чыга.

Аквариум тотучылар һәм балык үрчетүчеләр еш кына тармакмыеклы кысласыманнарны ясалма азык буларак үрчетәләр.