Эчтәлек

Гарәпчә – ил гизүче, мосафир.

1907 елның ноябрь-декабрендә И.Кудашев-Ашказарский труппасының Мәскәүдәге гастрольләреннән соң таркалуы нәтиҗәсендә оеша.

Г.Кариев җитәкчелегендәге бер төркем актерлар – В.Мортазин-Иманский, Ә.Кулалаев, Н.Гайнуллин, Н.Хәйретдинов, С.Гыйззәтуллина-Волжская, Ф.Шаһимәрданов Уральск шәһәренә килә һәм анда «Мосафир артистлар җәмгыяте» исемле труппа оештыра. Аның составында шулай ук Н.Сакаев, Г.Болгарский да була. Режиссер эшенә рус театры актеры Н.Зимовой җәлеп ителә.

Г.Камалның «Бәхетсез егет» пьесасы буенча спектакль әзерләгәннән соң, труппа Кырым, Кавказ, Россиянең Көньяк шәһәрләре буйлап гастрольләргә чыга (1908).

Тифлис (Тбилиси) шәһәрендә Г.Кариев труппасы Г.Араблинский җитәкчелегендәге азәрбайҗан труппасы белән берләшә, һәм шул рәвешчә Казан-Кавказ мөселман артистлары ширкәте оеша. Уртак гастрольләрдән соң ширкәт таркала, Г.Кариев җитәкчелегендәге труппа «Сәйяр» дип атала башлый.

1911 елдан Казандагы Шәрекъ клубы труппаның даими җирлегенә әйләнә.

Төрле елларда труппа составында шулай ук З.Солтанов, К.Шамил, Н.Арапова, Ә.Синяева, Ф.Сәмитова, Г.Болгарская, Н.Таҗдарова, Б.Тарханов, М.Мутин, К.Тинчуринэшли. Г.Камал, Г.Исхакый, Г.Коләхмәтов, Ф.Әмирхан, С.Рәмиев, Я.Вәли, Ф.Бурнаш, Ф.Сәйфи-Казанлының күп кенә пьесаларын беренче тапкыр сәхнәләштереп, «Сәйяр» труппасы милли репертуар барлыкка килүгә булышлык итә.

Татар драматурглары пьесалары белән беррәттән төрек һәм әзәрбайҗан драматурглары пьесалары («Кызганыч бала», Н.Кәмал; «Надиршаһ», Н.Нариманов), шулай ук рус һәм дөнья классикасы әсәрләре («Өйләнү» («Женитьба»), «Ревизор», Н.В.Гоголь; А.Н.Островский пьесалары, А.П.Чехов водевильләре; «Мәкер вә мәхәббәт» («Коварство и любовь»), Ф.Шиллер; «Мещаннар» («Мещане»), М.Горький) буенча да спектакльләр куела.

Рус театры тәҗрибәсен иҗади үзләштереп, «Сәйяр» труппасы татар мили реалистик театр традицияләрен һәм мәктәбен формалаштыра, халыкны агарту һәм тәрбияләү бурычларын хәл итә.

1918 елда, Гражданнар сугышы белән бәйле рәвештә, труппа таркала, актерлар татар фронт театр төркемнәренә таралыша.

«Сәйяр» труппасының күп кенә актерлары 1920 елның октябрендә ТАССР Мәгариф халык комиссариаты коллегиясе карары нигезендә оешкан Беренче татар дәүләт драма труппасына (соңрак Татар академия театры) урнаша.

Әдәбият

Мортазин В., Ченәкәй Т. Татар театры тарихыннан. М., 1926;

Татар совет театры. Казан, 1975;

Октябрьгә кадәрге татар театры. Казан, 1988;

Мәхмүтов Һ. «Сәйяр» труппасы // Мирас. 1998. № 4–7, 9;

Илялова И.Г. Камал театры артистлары = Артисты театра им. Г.Камала: биографик белешмәлек. Казан, 2005;

Сарымсаков Ш. А.Кариев. Казан, 1957;

Илялова И. Театр имени Камала. Казань, 1986;

Арсланов М.Г. Татарское режиссерское искусство 1906–1941. Казань, 1992.

И.И.Илялова