Эчтәлек

1905 елда Оренбург шәһәрендә И.Кудашев-Ашказарский тарафыннан оештырыла.

А.Н.Островскийның «Наданлык илә галимлек» («В чужом пиру похмелье», сүзгә-сүз — «Учёные и невежды», афишада — «Яктылык илә караңгылык» — «Свет и тьма») пьесасына, шулай УК Н.В.Гогольнең «Ревизор», А.С.Грибоедовның «Акыллылык бәласе» («Горе от ума») пьесаларыннан өзекләргә нигезләнгән беренче спектакль 1905 елның 3 декабрендә күрсәтелергә тиеш була, әмма иске карашлы руханилар һәм сәүдәгәрләр басымы белән шәһәр хакимиятләре тарафыннан тыела (афишасы сакланып калган).

Халыкка татар телендә беренче спектакль 1907 елның 3 апрелендә күрсәтелә: И.Кудашев-Ашказарский труппасы Ф.Халидинең «Морат Сәлимов» драмасын һәм А.П.Чеховның «Тәкъдим» («Предложение») водевилен тәкъдим итә.

1907 елның 19 маенда И.И.Гедике һәм А.Ф.Минаевның җәйге театрында икенче спектакль («Яктылык илә караңгылык» — «Свет и тьма» һәм З.Б.Осетровның «Төнге тревога» — «Ночная тревога» әсәрләре буенча) куела. Ул рус труппасы тарафыннан уйнала.

Актерлар арасында В.Мортазин-Иманский, Ә.Кулалаев (Ишморатов), Н.Гайнуллин, Н.Сакаевбула, хатын-кыз рольләрен А.Вәлиев башкара.

Оренбургта берничә тамаша күрсәткәннән соң, труппа Россия шәһәрләре — Самара, Сембер буйлап гастрольләргә чыга. 1907 елның 13 июлендә коллектив Казанда «Аркадия» бакчасындагы җәйге театрда чыгыш ясый.

Шул ук елда Касыйм, Түбән Новгород (ярминкәдә) һәм Мәскәүдә спектакльләр (репертуарда — Х.Зәбиринең «Төшенү, яхуд Указ бәласе», Г.Исхакыйның «Өч хатын берлән тормыш», Н.В.Гогольнең «Өйләнү» («Женитьба») әсәрләре, А.П.Чеховның «Җинаятьче» («Злоумышленник») һәм «Хирургия» хикәяләренең инсценировкалары) күрсәтә.

Түбән Новгородта труппа составына С.Гыйззәтуллина-Волжская, Ф.Шаһимәрдәнова, тиздән әйдәп баручы актер булып киткән Г.Кариев керә.

Нәтиҗәдә, коллективта театрның үсеш юлларына мөнәсәбәтле фикер каршылыклары килеп чыгу һәм Мәскәүдәге гастрольләренең уңышсыз булуы сәбәпле, труппа таркала.

Актерларның күпчелеге Г.Кариев белән кала һәм киләчәктә булачак «Сәйяр» труппасының нигезен тәшкил итә.

И.Кудашев-Ашказарский труппаның үз өлешен яңа актерлар белән тулыландыра һәм аның элекке исемен саклап кала.

Репертуарны Г.Исхакый («Өч хатын берлән тормыш»), Г.Камал («Беренче театр», «Уйнаш», «Дәҗҗал»), Г.Монасыйпов («Имчеләр корбаны»), В.Әхмәдуллин («Кияү эзләү»), Я.Вәли («Оят, яки Күз яше», «Ачлык кушты»), төрек язучысы Н.Кәмал («Кызганыч бала») пьесалары, рус теленнән үзгәртеп эшләнгән әсәрләр (С.Турбинның «Денщик Гали», С.В.Рутковскийның «Мирас булышты» («Наследство помогло») һәм «Көнче ир» («Ревнивый муж») һәм башкалар) тәшкил итә.

Һәр тамашаның икенче өлешендә концерт була. Анда Ф.Арская шигырьләр һәм татар язучыларының чәчмә әсәрләреннән өзекләр укый, И.Кудашев-Ашказарский гармунда, мандолинада мили көйләр уйный; шулай ук бию номерлары, популяр оперетталардан куплетлар башкарыла.

Труппа Урта Азия, Төньяк Кавказ, Кырым шәһәрләрендә гастрольләрдә йөри, Мәскәү, Санкт-Петербургта чыгышлар ясый.

Казанда спектакльләр Зур драма театры бинасында бара.

Труппа составында Ф.Арская, М.Кульбашева, И.Кудашев-Ашказарский, Б.Бәхтияров, Ш.Ибраһимов, С.Гаспринский була.

1915 елда Әстерханда труппа спектакльләрендә З.Солтанов катнаша.

Гражданнар сугышы башлану белән, труппа таркала; актерларның бер өлеше И.Кудашев-Ашказарский белән берлектә фронт театрларында эшли башлый.

Әдәбият

Татар совет театры. К., 1975;

Октябрьгә кадәрге татар театры. К., 1988;

Мортазин М., Корбангалиев М., Ченәкәй Т. Татар театры тарихыннан. К., 1996;

Татар театры (1906–1926). К., 2003.

Автор Ю.А.Благов