Эчтәлек

1884 елның 3 марты, Оренбург шәһәре — 1942 ел.

1904 елда Казан татар укытучылар мәктәбен тәмамлый.

Оренбург шәһәрендә укытучы булып эшли.

1905 елда, даими профессиональ театр оештыру максатыннан, театр сәнгатен сөючеләр төркемен җыя.

Беренче спектакль — «Наданнар белән галимнәр» (А.Н.Островскийның «В чужом пиру похмелье» пьесасының үзгәртелгән варианты) — реакцион рухлы татар руханилары һәм сәүдәгәрләренең катгый таләпләре нигезендә губернатор тарафыннан тыела.

1907 елда Оренбург шәһәрендәге Халык йорты бинасында Кудашев-Ашказарский татар телендә күп кенә спектакльләр куя — «Өйләнү» («Женитьба», Н.В.Гоголь) комедиясеннән күренешләр, «Морат Сәлимов» (Ф.Халиди), «Кыз сорау» («Предложение», А.П.Чехов), «Наданлык илә галимлек» («Свет и тьма», А.Н.Островский пьесасы буенча), «Денщик Гали» (С.Турбин), «Оят, яки күз яше» (Я.Вәли) пьесалары сәхнәләштерелә.

Спектакльләрдә В.Мортазин, Ә.Кулалаев, Г.Гайнуллин һәм башка актерлар катнаша.

1907 елда Кудашев-Ашказарский тарафыннан оештырылган «Россиядә беренче күчмә мөселман драма артистлары труппасы» Россия буенча сәфәргә чыга (спектакльләр Самара, Сембер, Казан, Түбән Новгород, Мәскәү, Рязань, Касыйм шәһәрләрендә күрсәтелә). Гастрольләр вакытында труппа составына Г.Кариев, С.Гыйззәтуллина-Волжская, Ф.Шаһимәрдановалар керә.

Г.Кариев җитәкләгән актерларның бер өлеше труппадан киткәч, нигездә, музыкаль-драма спектакльләре куела башлый.

Гражданнар сугышы елларында фронт театр труппаларында, соңыннан Оренбург, Казан театрларында, 1928–1929 елларда Татар академия театры труппасында эшли.

Алдагы елларда административ органнар (Главлито, шәһәр советы) эшендә актив катнаша.

1931 елда «Востоккино» Татар бүлекчәсенең сәхнә курсларында белем ала, әдәби эшчәнлек белән шөгыльләнә, халык җырларын җыя һәм эшкәртә.

Актер буларак сәхнәдә шактый гына мөһим образлар иҗат итә: Ильяс бәй («Оят, яки күз яше», Я.Вәли), Салих («Мөгаллим», Г.Исхакый), Әхмәтҗан («Уйнаш», Г.Камал), Кәрим бай («Җиңел хезмәттә», Ф.Ярыгин).

Әдәбият

Мортазин В., Ченәкәй Т. Татар театры тарихыннан. М., 1926;

Татар совет театры. К., 1975;

Октябрьгә кадәрге татар театры. К., 1988;

Илялова И.И. Г.Камал артистлары: Биографик белешмәлек. К., 2005.

Автор И.И.Илялова