Биографиясе

1885 елның 14 мае, Казан — 1974 елның 6 апреле, Чистай шәһәре.

Беренче профессиональ татар актрисасы.

1907 елда «Сәйяр» труппасына керә. 

Гражданнар сугышы елларында фронт театр труппаларын оештыруда һәм аларның эшчәнлегендә актив катнаша.

1920—1930 елларда Ижевск шәһәрендә яши, үзешчән театрларга ярдәм итә.

Аннан соңгы елларда театр эшчәнлеген калдырып, Казанда һәм Чистай шәһәрендә яши.

Иҗаты

Татар профессиональ театрын оештыруда якыннан торып катнаша: репертуар сайлауда, куелырга әзерләнгән пьесаларның идея-сәнгать ягын аңлатуда, спектакль һәм рольләрне режиссер буларак хәл итүдә активлык күрсәтә.

Гыйззәтуллина-Волжская фикеренчә, театр тормышны дөрес чагылдырып кына калмыйча, тамашачыда уңай хисләр уятырга, халыкның рухи укытучысы булырга тиеш. Бу принципиаль фикерләрне Гыйззәтуллина-Волжская үзенең сәхнә эшчәнлегендә тормышка ашыра, героиняларында романтик, күтәренке хисләрне күрсәтергә, аларны көндәлек гади тормыштан югарырак күтәрергә омтыла.

Хәтта бары тик көнкүреш темасына караган беркатлы, тәҗрибәсез гимназистка Гайшә яки елгыр фахишә Гайни («Бәхетсез егет», Г.Камал), Хәмзә бай йортындагы аңгыра, пешмәгән асрау кыз Биби («Беренче театр», Г.Камал), Бибиҗамал («Хуҗа һәм приказчик», А.Н.Островский буенча) һәм башка рольләрендә дә актриса героиняларының кабатланмас үзенчәлекләре белән башкалардан аерылып тора торган сыйфатларын таба.

Киң иҗат диапазонына ия буларак, Гыйззәтуллина-Волжская төрле пландагы рольләрдә уйный, драматик яки көлкеле рольләрдә дә бертигез дәрәҗәдә тормышчан була, төгәл табылган чагылдыру детальләре, үткен күзәтүләре белән тамашачыны сокландыра, еш кына драматург иҗат иткән образларны үзгәртеп, тормыш тәҗрибәсеннән һәм дөньяны үзенчә аңлавыннан чыгып, яңа детальләр өсти. Аның башкаруында гаҗәеп эчкерсезлек, дөреслек, хатын-кыз нәфислеге эчке матурлык һәм затлылык белән үрелеп бара.

Ләкин Гыйззәтуллина-Волжскаяның таланты Гөлҗиһан («Надиршаһ», Н.Нариманов), Зәйнәб («Яшь хатын», Д.Таҗдаров), Кручинина, Катерина («Гаепсездән гаеплеләр», «Яшенле яңгыр», А.Н.Островский), Луиза («Мәкер вә мәхәббәт», Ф.Шиллер) кебек драматик образларны тудырганда аеруча көчле ачыла.

Аларда актриса фаҗигане күрсәтүнең чын биеклегенә ирешә, шуның белән үз героиняларына карата тамашачыда, шул чор газеталарында язылганча, «иң көчле һәм иң кайнар кызгану хисләре» уята.

Гыйззәтуллина-Волжскаяның һәр чыгышы татар театр сәнгатендә зур вакыйга итеп кабул ителә, матбугатта сокланып язылган язмалардан тыш, актриса башкарган образларның социаль эчтәлеге турында җитди уйланулар да тудыра.

Г.Тукай аңа шигырьләрен багышлый, аның турында Ф.Әмирхан, Г.Кәрам язалар.

Гыйззәтуллина-Волжскаяның күп спектакльләрне куюда актив катнашуы, бәйсез, мөстәкыйль фикерли һәм карарлар кабул итә белү осталыгы, режиссура һәм актерларны өйрәтү белән мавыгуы аны 1912 елда үз театр труппасы «Нур»ны (Уфа шәһәре) оештыруга этәрә.

Ул анда бер үк вакытта актриса, режиссер, педагог, сәнгать җитәкчесе һәм антрепренер вазифаларын алып бара: спектакльләр куя, актерларны укыта һәм тәрбияли, чыгышлар, гастрольләр оештыра, биналар арендалау белән шөгыльләнә һәм башкалар.

Гыйззәтуллина-Волжская «труппаның җаны да, йөрәге дә була. Аның таланты, сабырлыгы, тотнаклылыгы барысын да гаҗәпкә калдыра иде»,  — дип яза күренекле татар актеры Ш.Шамильский үзенең истәлекләрендә.

Шуның белән бергә ул сәнгатькә карата таләпләрендә кырыс әхлакый принципларга таяна. Эшкә бирелгәнлек, тәртиплелек, намуслылык, аралашу культурасы — Гыйззәтуллина-Волжская иҗат эшчәнлегенең аерылгысыз өлеше.

Татар театр сәнгатендә героик-романтик юнәлешкә нигез салучы, актриса, режиссер, педагог буларак, ул татар профессиональ театрының формалашуында һәм үсешендә күренекле роль уйный.

Гыйззәтуллина-Волжскаяның башка рольләре: Сәгадәт («Фәхретдиннең кайгысы», Н.Вәзиров), Шәфика («Мескен бала», Н.Кәмал), Галия («Алдым-бирдем», Г.И.Исхакый), Зөбәйдә («Яшә, Зөбәйдә, яшим мин», С.Рәмиев), Мәгърифә («Оят», Я.Вәли), Бибиҗиһан («Мескен Бибиҗиһан», З.Сәетзадә), Адриана («Суд ялгышлыгы», А.Деннери) һәм башкалар.

Әдәбият

Мортазин В., Ченәкәй Т. Татар театры тарихыннан. М., 1926;

Татар театры. 1906-1926. К., 1926;

Кашшаф Г. Беренче артистка. К., 1958;

С.Гыйззәтуллина-Волжская турында истәлекләр. К., 1982;

Октябрьгә кадәрге татар театры. К., 1988;

Илялова И. Театр имени Камала. К., 1986.

Автор И.И.Илялова