Чын фамилиясе һәм исеме Хәйруллин Миңлебай Хәйрулла улы.

Биографиясе

1886 елның 8 мае, Казан губерниясе, Чистай өязе Күлбай Мораса авылы, хәзерге Нурлат районы Күлбай Мораса авылы — 1920 елның 28 гыйнвары, Казан.

Башта Такталы авылы мәдрәсәсендә, аннан соң Уральск шәһәрендә белем ала. Анда ул Г.Тукай белән таныша.

Сәхнә эшчәнлеген 1907 елның августында И.Кудашев-Ашказарский җитәкчелегендәге «Россиядә беренче күчмә мөселман драма артистлары труппасы»нда башлый (Түбән Новгород шәһәре).

1908 елдан «Мосафир артистлар җәмгыяте» (соңрак «Сәйяр») дип аталган үз труппасын оештыра.

И.А. Гыйләҗев (идея, сценарий авторы, алып баручы). Габдулла Кариев. 2022

Проектның кураторы, эш төркеме җитәкчесе – Б.Л.Хәмидуллин. Редакция советы: И.А.Гыйләҗев (рәис), Л.М.Айнетдинова, М.З.Хәбибуллин, Б.Л.Хәмидуллин, Р.В.Шәйдуллин, Ф.Г.Ялалов. Режиссер, продюсер – Р.И.Хәбибуллин. Рәссам – Г.Р.Дәүләтьянова. Татар теленә Ф.Р.Бәдретдинова һәм И.Х.Хәлиуллин тәрҗемә итте. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

Иҗаты

Кариев, рус театры тәҗрибәсенә таянып, рус режиссерларын коллектив эшенә тарта, шул рәвешчә аларны пьесаларны сәхнәгә кую, укыту-өйрәтү эшләренә җәлеп итеп, татар актерлары өчен психологик реализм мәктәбе булдыра.

Г.Тукай, Г.Камал, Г.Исхакый, Г.Коләхмәтов, Г.Терегулов кебек татар әдәбияты һәм мәгарифенең алдынгы карашлы зыялылары белән күп еллар арадашлык итү һәм элемтәдә тору, Г.Араблинскийның әзәрбайҗан труппасы белән бергә хезмәттәшлек итү, К.С.Станиславский һәм Мәскәү Художество театры актерлары белән очрашып тору аның карашлары формалашуга көчле йогынты ясый.

Кариев репертуарга аеруча зур игътибар бирә. Цензура тыюларын һәм дини фанатикларның каршылыгын җиңүгә күп көч сарыф итеп, Г.Камалның «Бәхетсез егет», «Банкрот», «Безнең шәһәрнең серләре», «Беренче театр» әсәрләрен, Г.Исхакый, Г.Коләхмәтов, Ф.Әмирхан, Ш.Камал, К.Тинчурин пьесаларын беренчеләрдән булып сәхнәләштерә.

Татар тамашачысын әзәрбайҗан драматургиясе, рус һәм дөнья классикасы белән (башта үзгәртеп эшләнгәннәре белән, аннары тәрҗемәләрдә) таныштыра.

Кариев эшчәнлеге нәтиҗәсендә татар театры репертуарында Н.В.Гоголь, А.Н.Островский, М.Горький, Ф.Шиллер, Н.Нариманов пьесалары да күренә башлый.

Актер татар сәхнәсенең классик үрнәге булган Кәрим һәм Хәмзә байлар, Сираҗетдин, Хафиз («Бәхетсез егет», «Беренче театр», «Банкрот», «Безнең шәһәрнең серләре», Г.Камал), Бәдри («Галиябану», М.Фәйзи), Юныс хаҗи («Хаҗи әфәнде өйләнә», Ш.Камал), Городничий («Ревизор», Н.В.Гоголь), Юсов («Төшемле урын», А.Н.Островский), Бессеменов («Мещаннар», М.Горький) кебек шактый гына тирән эчтәлекле образлар иҗат итә.

Аның яңача гәүдәләндерү принцибына нигезләнгән башкаруы сәнгатьчә детальләрне төгәл һәм җентекле сайлый белүе, сәхнә персонажының һәрбер гамәлен психологик яктан дәлилләве, үткен иҗтимагый юнәлешле һәм теге яки бу характер тибының халык аңына якын булуы белән аерылып тора.

Кариевның чыгышлары тамашачылар тарафыннан һәрвакыт хуплана, ә реакцион матбугатның, киресенчә, рәхимсез гаепләүләренә дучар була.

Режиссер буларак, Кариев куйган спектакльләрендә тормыш дөреслегенә омтыла, чынбарлык күренешләрен сәхнә югарылыгында гәүдәләндерүгә ирешә, шуның белән бергә драматургның төп фикерен, әсәрнең төп идеясен тамашачыга җиткерергә тырыша, актерлардан башкару барышында ансамбльлекне (берничә кешенең бергәләп уйнавын) таләп итә, күмәк иҗатка басым ясый.

Актерлар белән эшләүгә, шул исәптән сәхнә теленә зур игътибар бирә, беренче татар актерларының һәм профессиональ, рухи остазлары була.

К.Тинчурин билгеләп үткәнчә, татар мәдәнияте тарихында яңа сәхифә ачкан Г.Кариев театрның башлангыч чорында, дөрестән дә, аның бердәнбер җитәкчесе була, «ул беренчеләрдән булып татар театрына форма бирә, беренчеләрдән булып татар типларын башкара һәм аларга дөрес бәя бирә, татар театрын рухи яктан халыкка якынайта».

Истәлеге

1988 елда Күлбай Мораса авылында Г.Кариевның мемориаль музее ачыла.

2007 елда Татар яшь тамашачы театрына Габдулла Кариев исеме бирелә.

Әдәбият

Габдулла Кариев турында истәлекләр. К., 1967;

Г.Кариев: Мәкаләләр, истәлекләр, документлар. К., 1976;

Октябрьгә кадәрге татар театры. К., 1988;

Илялова И. Г.Камал театры артистлары: Биогр. белешмәлек. К., 2005;

Сарымсаков Ш. А.Кариев. К., 1957.