Биографиясе

1911 елның 2 сентябре, Казан — 1968 елның 21 феврале, Яшел Үзән шәһәре.

Горький индустриаль институтын тәмамлый (1940).

1929–1931 елларда Сталинград трактор заводында фрезерчы.

1931–1934 елларда Саратов шәһәр советында физкультура инструкторы, 1934–1938 елларда «Динамо» җәмгыятенең Горький шәһәр советы су комбинатында физкультура инструкторы, директор.

1938–1949 елларда Үзәк 51 нче КБда конструктор, баш конструктор урынбасары (Горький шәһәре).

1949–1968 елларда Зеленодольск проектлау-конструкторлык бюросында җитәкче, бер үк вакытта баш конструктор.

Кунахович җитәкчелегендә эшләнгән проектлар буенча якынча 800 корабль төзелә. Ул Хәрби диңгез флотында газ турбиналары, су асты канатлары, алюминий коелмаларыннан эшләнгән конструкцияләр, су асты көймәләрен сикерешле тактика кулланып эзләүне башлап тәкъдим итә.

Уйлап табуга 7 авторлык таныклыгы бар.

Бүләкләре

Дәүләт бүләге — суднолар төзегәндә позицион агым алымын гамәлгә кертүгә катнашканы өчен, Ленин бүләге махсус машиналар төзү өлкәсендәге хезмәте өчен бирелә. «Почёт билгесе» ордены, медаль белән бүләкләнә.

Истәлеге

Кунахович исеме су асты канатлы кече корабльгә бирелә (1977). Яшел Үзән шәһәрендә проектлау-конструкторлык бюросы бинасына һәм Кунахович яшәгән йортка мемориаль такталар куела.

Әдәбият

Полвека в кораблестроении (к производ­ственной деятельности Зеленодольского проектно-конструкторского бюро). К., 1999.

Авторлар  — Г.Я.Мәүлетова, Л.Р.Хәлилова