1925 елның 5 мае, Казан — 2009 елның 25 октябре, шунда ук.

Казан финанс-икътисад институтын тәмамлаганнан соң (1951), шунда ук эшли.

1953–1960 елларда Югары Ослан районында: Макыл МТСы парткомы секретаре (1955 елга кадәр), 1955–5198 елларда КПСС райкомы секретаре, 1958 елдан 1 нче секретаре. 1960–1967 елларда Татарстан Кулланучылар берлеге идарәсе рәисе урынбасары.

1967–1980 елларда КПССның Татарстан өлкә комитетында җиңел, азыкомитетөлек сәнәгате һәм сәүдә бүлеге мөдире.

1995–2002 елларда Идел-Вятка акционер банкы идарәсенең вице-рәисе, 2002 елдан рәис киңәшчесе.

 Хезмәтләре социализмда икътисад, халык куллануы товарлары әйләнешенең нәтиҗәлелеге мәсьәләләренә карый.

1971–1985 елларда ТАССР Югары Советы депутаты.

Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почёт билгесе» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.