Биографиясе

1867 елның 25 октябре, Саратов губернасы Хвалынск шәһәре — 1919 елның 25 гыйнвары, Казан.

Казан университетының медицина факультетын тәмамлаганнан соң (1890), шунда ук эшли: проректор ярдәмчесе, проректор (1896 елдан), 1899 елдан — физиология кафедрасында приват-доцент.

1903 елда П.П.Павловның Эксперименталь медицина институтында һәм Петербург университетында Н.Е.Введенский лабораторияләрендә стажировка уза.

1907 елда 7 нче Халыкара физиологлар конгрессы эшендә катнаша (Германия, Гейдельберг шәһәре).

1909 елдан Казан университетының нормаль анатомия кафедрасы мөдире, профессор (1915). Бер үк вакытта, 1904–1911 дә, Казан ветеринария институтында зоофизиология һәм физиология химия курсларын алып бара.

Тиф авыруыннан үлә.

Хезмәтләре кан физиологиясе һәм кан әйләнешенә, эчке әгъзалар иннервациясенә, шома мускуллар морфофизиологиясенә карый.

Хезмәтләре    

О чувствительных нервных окончаниях в мышцах произвольного движения. К., 1902;

Гладкие мышцы и кровообращение. К., 1908;

О двигательных нервах сердца. К., 1909.

Әдәбият  

Лебедев К.В., Волкова И.Н., Зефиров Л.Н. Из истории Казанской физиологической школы. К., 1978.