Тарихы

Казан ханлыгы чорында нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Иске Йорт Пүчинкәсе, Төрек исемнәре белән дә искә алына.

XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, тегүчелек кәсепчелеге таралган була.

1859 ел мәгълүматларына караганда авылда 2 мәчет була.

XX йөз башында 2 мәчет, 2 мәдрәсә, су тегермәне, 2 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 925 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Лаеш өязе Пановка волостена керә. 1920 елдан ТАССРның – Лаеш, 1927 елдан Арча кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Саба, 1935 елның 10 февраленнән – Теләче, 1959 елның 12 октябреннән – Саба, 1991 елның 4 октябреннән – Теләче районында.

Хәзер – Югары Кибәхуҗа авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1932 елда авылда «Төрек-Баш» колхозы оештырыла, 1949 елдан авыл –Киров исем.колхозның үзәк утары (аңа шулай ук юкка чыккан. Данауровка поселогы да керә), 1964 елдан – Куйбышев исемендәге колхозда (үзәк утары – Югары Кибәхуҗа авылы), 1991 елдан «Чулпан» колхозы, 1995 елдан «Чулпан» күмәк предприятиесе (үзәк утары – Югары Кибәхуҗа авылы) эшли. Авылда шулай ук Р.Н.Кыямов крестьян-фермер хуҗалыгы бар.

Халкы башлыча үсемлекчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Китапханә, тулы булмаган урта мәктәп (2010–2019 елларда башлангыч мәктәп, Югары Кибәхуҗа урта мәктәбе филиалы) була.

Күренекле кешеләре

Р.М.Низамов (1973 елда туган) – җырчы, Татарстан Республикасының халык артисты.

Халык саны

1782 елда – 123 ир-ат;
1859 елда – 718,
1897 елда – 930,
1908 елда – 1040,
1920 елда – 1009,
1926 елда – 772,
1938 елда – 624,
1949 елда – 539,
1958 елда – 454,
1970 елда – 392,
1979 елда – 315,
1989 елда – 196,
2002 елда – 145,
2010 елда – 113,
2020 елда – 69 кеше (татарлар).