Биографиясе

1936 елның 3 феврале, Саба районы Йосыф-Алан авылы — 2007 елның 25 мае, Казан.

Казан сынлы сәнгать училищесен (1957), И.Е.Репин исемендәге Ленинград сәнгать, скульптура һәм архитектура институтын (профессор М.А.Таранов остаханәсе, 1963) тәмамлый.

«Яшь ленинчы» (1963–1967) газетасында, «Ялкын» (1980–2005) журналында рәссам булып эшли.

1981–1984 елларда Казан сынлы сәнгать училищесендә укыта. Татарстан китап нәшрияты белән хезмәттәшлек итә (1961 елдан), 1993–1999 елларда «Раннур» нәшриятында рәссам.

Рәссамнар берлеге әгъзасы (1971).

Т.Г.Хаҗиәхмәтов. Г.Тукайның «Сабыйга» китабына иллюстрация. 1982 ел

Кәгазь, тушь, акварель, гуашь

Иҗаты

Т.Г.Хаҗиәхмәтов. «Халык әйтсә – хак әйтә». 1975 ел

«Хезмәт-баһадир» татар мәкале мотивлары буенча линогравюралар сериясеннән. ТР Дәүләт сынлы сәнгать музе

Үзенчәлекле талантка ия рәссам, графика өлкәсендә әйдәп баручыларның берсе. Хаҗиәхмәтовның иҗаты татар халык сәнгате белән тыгыз бәйләнгән. Аның картиналары образларның гадилеге, орнаменталь стилистика һәм төсләр ачыклыгы белән аерылып тора. Тематик эстамп, басма графика остасы — агачка гравюра төшерүне, офортны, линогравюраны, ксилографияне, литографияне үзләштерә.

Хаҗиәхмәтовка танылу китергән эшләренең беренчесе агачка төшерелгән «Кранчы Гөлсинә» гравюрасы (1964). Шул ук ысул белән татар халкының тарихына, фольклорына багышланган «Халык әйтсә — хак әйтә» (1969) циклы, «Йосыф–Зөләйха» (1964–1971), «Татар кызлары биюе» (1970) сериясе, татар табышмаклары мотивлары буенча «Хезмәт Батыр» (1975), «Халык әкиятләре театры» (1999) сериясе һ.б. иҗат итә.

Татар балалар китабын бизәүдә дә милли образлылыкны алга куя: Татарстан китап нәшриятында басылган Г.Тукай шигырьләреннән «Эш беткәч уйнарга ярый» (1971), «Күңелле Сабантуй» (1973) альбомы, Н.Исәнбәтнең «Мырауҗан батыр» һәм «Татар халык әкиятләре», Ш.Галиевнең «Серле көзге» (барысы да — 1974 елда), К.Насыйриның «Әбүгалисина» (1975), «Татар халык әкиятләре» (1989), «Бишек җырлары» (1990) һ.б.; «Әлифба» («Мәгариф» нәшрияты), дөнья халыклары әкиятләре буенча 6 балалар комиксы китабы («Раннур» нәшрияты) һ.б.

Татар прозасы һәм шигъри әсәрләренә ясаган иллюстрацияләре шулай ук зур казаныш булып тора: Г.Ибраһимовның «Безнең көннәр» (1963) романы, М.Җәлилнең кече форматта сувенир итеп эшләнгән «Моабит дәфтәрләре» (1975; Бөтенроссия китаплар конкурсы дипломы) һәм «Җырларым» (1976; СССР халыклары телләрендә) китаплары, М.Фәйзинең «Галиябану» драмасы (1981), Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» поэмасы (1983) һ.б.

Г.Камал исемендәге Татар академия театры (Н.Фәттахның «Кол Гали» (1973); Т.Миңнуллинның «Бәхтияр Канкаев», «Ител суы ака торур» (икесе дә — 1975) әсәрләре), Казан курчак театры (Г.Тукайның «Кәҗә белән Сарык» әкияте, 1976) спектакльләренә костюм эскизлары; портретлар — «Галия Әдһәмова» (1973), «Татар шагыйре Равил Фәйзуллин» (1974) ясый.

Хаҗиәхмәтов — ТР Дәүләт флагы авторы (1991), аның «Кышкы кич» әсәре буенча Казан метрополитенының «Г.Тукай» станциясендә мозаика эшләнә.

Республика күргәзмәләрендә (1958 елдан), «Совет Татарстаны» (Ленинград, 1972–1973), Татарстан рәссамнары әсәрләре (Мәскәү, 1980–1981), «Зур Идел» (1964 елдан), 1 нче Бөтенроссия китап графикасы (Ленинград, 1976), «Россия-9» (1999) һ.б. күргәзмәләрдә катнаша.

Шәхси күргәзмәләре 1967, 1977 (С.О.Лывин белән бергә), 1978, 1984, 1989 (улы Н.Хаҗиәхмәтов белән бергә) Казанда уздырыла.

Картиналары ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда, ТР Милли музеенда, «Казан» милли мәдәният үзәгендә, Әлмәт шәһәре картиналар галереясында һ.б. саклана.

ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты (1987).

Т.Г.Хаҗиәхмәтов. Кол Галинең «Кыйсса-и Йосыф» поэмасы тышлыгы. 1983 ел

Кәгазь. Тушь, гуаш

Әсәрләре

Мин ничек художник булдым // Ялкын. 1968. № 9.

Әдәбият

Вәлиева Д. Үткәннәргә олы ихтирам // Социалистик Татарстан. 1986. 8 февр; 

Шаһиева Р. Рәссам Тавил Хаҗиәхмәтов // Казан утлары. 1998. № 1.; 

Юзеев Н. Мудрость поэта // Литературная Россия. 1983. 14 окт.; 

Червонная С.М. Художники Советской Татарии. К., 1984; 

Елькович Л. Из вечного родника // Советская Татария. 1984. 1 апр.