Тарихы

Авылга XVII йөзнең икенче яртысына кадәр нигез салына.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, он тарту кәсепчелеге һәм сәүдә итү таралган була.

Авылда 2 мәхәллә була, һәрберсендә мәчет һәм уку бинасы эшли. 1905 елда беренче мәхәлләдә янган мәчет урынына яңа таш мәчет төзелә.

XX йөз башында авылда 2 мәчет, 2 мәктәп, 2 тегермән, тимерчелек, мануфактура һәм 6 вак-төякләр кибете эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 2278 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Чистай өязе Яңа Әдәм волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Чистай кантоны составында.

1930 елның 10 августыннан – Биләр, 1963 елның 1 февраленнән – Чистай, 1964 елның 4 мартыннан – Алексеев, 1977 елның 29 августыннан Аксубай районында.

Хәзер Иске Татар Әдәмсуы авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1920 еллар уртасында авыл Киров исемендәге колхозга керә, шул вакытта аның составына Яңа Татар Әдәмсуы авылы да керә. 1995−2007 елларда Киров исемендәге күмәк предприятие.

Халкы күбесенчә “Агрофирма “Аксубай” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли, кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәдәният

Авылда мәдәният йорты, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты бар.

Авыл янында монголларга кадәрге чор Болгар истәлегенә караучы шәһәрлек һәм авыллык табыла.

Халык саны

1782 елда – 114 ир заты;
1859 елда – 861,
1897 елда – 1539,
1908 елда – 1661,
1920 елда – 1706,
1926 елда – 1431,
1938 елда – 1311,
1949 елда – 835,
1958 елда – 818,
1970 елда – 785,
1979 елда – 618,
1989 елда – 359,
2002 елда – 299,
2010 елда – 260,
2015 елда – 219 кеше (татарлар).