- РУС
- ТАТ
Дәүләт эшлеклесе
1915 елның 4 сентябре, хәзерге Ульяновск өлкәсенең Иске Кулаткы районы Иске Кулаткы аавылы – 1984 елның 2 гыйнвары, Мәскәү.
Мокша авыл хуҗалыгы техникумын (1934), КПСС Үзәк Комитеты каршындагы Югары партия мәктәбен (1953) тәмамлый.
1934–1935 елларда Көнбатыш Себер краеның Чувын районы җир бүлегендә зоотехник. 1935 елдан хезмәт ияләре депутатларының Куйбышев өлкәсе Иске Кулаткы район советында: 1935–1938 елларда өлкән зоотехник, 1938–1939 елларда җир бүлеге мөдире, 1939–1942 елларда район башкарма комитеты рәисе.
1942–1944 елларда ВКП(б)ның Иске Кулаткы райкомы 1 нче секретаре, 1944–1946 елларда ВКП(б)ның Ульяновск өлкә комитетында совхозлар бүлеге мөдире, 1946–1947 елларда шунда ук терлекчелек буенча өлкә комитеты секретаре урынбасары.
1947–1948 елларда ВКП(б) Үзәк Комитетының авыл хуҗалыгы идарәсендә кадрлар бүлеге инспекторы, 1948–1954 елларда КПСС Үзәк Комитетының авыл хуҗалыгы бүлегендә, 1954–1959 елларда КПСС Үзәк Комитетының авыл хуҗалыгы бүлегендә РСФСР буенча инструктор.
1959–1966 елларда ТАССР Министрлар Советы рәисе, 1966–1979 елларда РСФСР авыл хуҗалыгы министры урынбасары.
ТАССР (1959–1967), РСФСР (1959–1963), СССР (1962–1966) Югары Советалары депутаты.
Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, медальләр белән бүләкләнә.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.