Тарихы

Авылга XVIII йөзнең беренче яртысында нигез салына.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

1841 елда мәчет төзелә.

XX йөзбашында авылда 2 мәчет, 2 мәктәп, 2 тегермән, ярма яргыч, 2 мануфактура һәм 5 вак-төякләр кибете эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 1568 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Чистай өязе Яңа Әдәм волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Чистай кантоны составында.

1930 елның 10 августыннан – Биләр, 1963 елның 1 февраленнән − Чистай, 1964 елның 4 мартыннан – Алексеев, 1977елның 29 августыннан Аксубай районында.

Хәзер Иске Татар Әдәмсуы авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1950 елларда авыл Киров исемендәге колхоз составына керә (Иске Татар Әдәмсуы авылы). 1995−2007 елларда Киров исемендәге күмәк предприятие.

Халкы күбесенчә “Агрофирма “Аксубай” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли, кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәдәният

Авылда мәдәният йорты, фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (2016 елдан) бар.

Авыл янында археология истәлекләре: соңгы бронза, монголларга кадәр чор Идел буе Болгары һәм гомуми Болгар чорына караган 6 авыллык; шулай ук гомуми Болгар чоры таш кабер ташы (IV авыллыкта) табыла.

Күренекле шәхесләре

Р.К.Беляев (1935−1996) – партия, хакимият хезмәткәре, Бөтенсоюз ленинчыл коммунистик яшьләр союзының Татарстан өлкә комитеты беренче секретаре (1963−1965 елларда), Советлар Союзы Коммунистлар партиясенең Татарстан өлкә комитеты секретаре (1984−1987 елларда), РСФСР Югары Советы депутаты (1975−1985 елларда), ике Ленин ордены, Октябрь Революциясе, Хезмәт Кызыл Байрагы, “Почет билгесе” орденнары кавалеры.

Халык саны

1782 елда – 107 ир заты;
1859 елда – 1053,
1897 елда – 1141,
1908 елда – 1952,
1920 елда – 1428,
1926 елда – 890,
1938 елда – 670,
1949 елда – 470,
1958 елда – 384,
1970 елда – 394,
1979 елда – 266,
1989 елда – 124,
2002 елда – 82,
2010 елда – 71,
2015 елда – 64 кеше (татарлар).