Эчтәлек

Ислам динен тотучы халыклар арасында киң таралган.

Тукымасының төсе, сыйфаты, зурлыгы, урау рәвеше буенча аерыла, иясенең милли һәм социаль ягын күрсәтеп тора (мәсәлән, пәйгамбәр варислары булып саналган затлар яки Мәккәдә булып кайткан кешеләр яшел чалмадан, башка мөселманнар ак чалмадан йөргәннәр).

Чалманы гадәттә бүрек, фәс өстеннән, сирәгрәк баш киеменнән башка да киеп йөриләр. Руханилар һәм хаҗ кылып кайткан затлар чалманы түбәтәй өстеннән кияләр.

Әдәбият     

Суслова С.В. Одежда // Татары. М., 2001.