Татарстан Республикасының хәзерге Алексеевск районы территориясендә, Нурлат тимер юл станциясеннән – 89 км, Чистай пристаненнан 53 км ераклыкта урнашкан була.

1930 елдан – Биләр районы Николаевский Баран авыл советы, 1948 елдан –Арбузов-Баран авыл советы, 1963 елдан – Чистай районы Биләр авыл советы, 1966 елдан Алексеевск районы Биләр авыл советы составында. Халык саны – 743 кеше (1939 ел), 45 кеше (1963 ел).

Алексеевск районының Арбузов-Баран авылы составына керә. Белешмә басмаларда 1966 елдан соң телгә алынмый.