30 дан артык төре билгеле, Евразиянең уртача поясында таралганнар.

ТР территориясендә бер төре – дарулы сабын үләне (S. officinalis) барлык районнарда очрый. Болыннарда, елга үзәннәрендә, урман буйларында үсә.

30-90 см биеклектәге күпьеллык үсемлек. Тамырчасы нәзек, шуышма, кызгылт-коңгырт төстә. Сабагы туры, цилиндрсыман, югары өлешендә тармаклы. Яфраклары озынча, очлы, кыска сапларда, буй җепселле. Чәчәкләре зур, алсу яки ак төстә, хуш исле, калкан-себеркәч чәчәк төркемендә. Җимеше – күп санлы бөерсыман вак кара орлыклардан торучы бер оялы тартмачык. Июнь-августта чәчәк ата. Җимешләре август-сентябрьдә өлгерә. Орлыктан үрчи.

Тамырча һәм тамырларында сапониннар, лайла, пектиннар бар; яфракларында – С витамины.

Халык медицинасында тамыр төнәтмәсе какырык куптару, эч йомшарту һәм бәвел кудыру чарасы буларак, шулай ук тире авырулары вакытында кулланыла.

Сабын үләненең катмарлы формалары декоратив үсемлек буларак үстерелә.

Үләне терлек өчен агулы.