Эчтәлек

Инҗилне канунлаштырылган (Марк, Матфей, Лука һәм Иоанн тарафыннан язылганнар; алар Яңа Гаһед составына кертелгән) һәм уйдырма (Библия канунына кертелмәгән) Инҗилләргә аералар.

Христиан чиркәве Инҗилнең авторлары – хәвариюннар (апостоллар) яки аларның шәкертләре дип исәпли.

Инҗил китаплары I йөз ахыры – II йөз башында язылган дип санала.

Коръәндә Инҗил яһүдиләрнең Бишкитабы белән бергә илаһи язмалар буларак искә алына. Христианнардагы Гайсә – Исраил пәйгамбәрләренең соңгысы. Коръән буенча, аңа иңгән вәхи – ул Инҗилдә теркәлгән – Мөхәммәднең килүе якынлашуы, аның соңгы пәйгамбәр булуы турында куанычлы хәбәр сыйфатында әйтелә. Анда шулай ук канунлаштырылган һәм уйдырма Инҗилләрдә бәян ителгән дәлилләр, образларда бар (әйтик, Гайсәнең әнисе Мәрьямнең һәм Гайсәнең тууы, ул кылган могҗизалар турында хикәяләр). Алар барысы да Гарәбстанда исламга кадәрге дәвердә күбесенчә телдән таралган христиан риваятьләрен кабатлыйлар. VIII–IX йөзләрдә Инҗилнең грек, сүрия, копт телләреннән гарәпчәгә тәрҗемәләре киң тарала башлый.

XVIII йөзнең икенче яртысыннан Инҗилнең татарчага тәрҗемәләре барлыкка килә.

Әдәбият

Богдашевский Д.И. О Евангелиях и евангельской истории. Против современного рационализма. Киев, 1902;

Михаил (Лузгин). Толкование Евангелия: В 3т. Казань, 1903–05;

Феофан (Говоров). Евангельская история о Боге-Сыне, воплотившемся нашего ради спасения, в последовательном порядке изложения словами святых Евангелистов. М., 1918;

Рановский А. Первоисточники по истории раннего христианства. М., 1933;

Новый Завет Господа нашего Иисуса Христа. М., 1976;

Свеницкая И.С. Апокрифические Евангелия. М., 1996;

Мень А.В. Сын Человеческий. М., 1998;

Ислам: Энцикл. словарь. М., 1991.