Биографиясе

1815 елның 30 апреле, Подольск губернасы Балта шәһәре – 1876 елның 19 декабре, Елизаветград (хәзерге Кировоград) шәһәре).

В.И.Григорович Харьков (1833) һәм Дерпт (1839) университетларын тәмамлый. Казан (1842–1863), Мәскәү (1848–1849), Одесса (1865–1875) университетлары профессоры.

Казанга 1839 елда Н.И.Лобачевский чакыруы белән килә.

Серб, поляк, чех, славян, югары лужица, чиркәү-славян телләрен һәм әдәбиятын үзенең дүртьеллык программасы буенча укыта. Рус славистларыннан беренчеләрдән булып болгар телен укыта, чиркәү-славян теле нигезендә болгар һәм македон сөйләшләрен өйрәнә («Борынгы славян теленә кагылышлы мәкаләләр» – «Статьи, касающиеся древнего славянского языка», 1852).

1844–1847 елларда В.И.Григорович Балкан-славян җирләренә фәнни сәфәргә бара һәм көньяк славян язуының шактый уникаль ядкәрләрен алып кайта.

Балкан славяннарының тарихын өйрәнгәндә Византия чыганакларыннан («Сербиянең XIV һәм XV йөзләрдә күрше дәүләтләргә карата мөнәсәбәте турында» – «О Сербии в ее отношениях к соседним державам, преимущественно в XIV и XV столетиях», 1858) киң файдалана.

Хезмәтләре

Очерк путешествия по Европейской Турции. Казань, 1848.

Славянские наречия. Казань, 1884.

Собрание сочинений (1864–1876). Одесса, 1916.

Әдәбият

Викторов А.Е. Собрание рукописей В.И.Григоровича. М., 1879.

Петровский Н.М. Библиографический список печатных трудов В.И.Григоровича // Известия Отделения русского языка и словесности. Императорская АН. 1914. Т. 19, кн. 3.

Сергеев А.В. Исторические взгляды В.И.Григоровича. Казань, 1978.

Автор – Л.К.Бәйрәмова