- РУС
- ТАТ
Тикшеренүнең максаты Казан ханлыгының күп милләтле һәм күп динле төрки-угро-фин халкының исламлашу дәрәҗәсен һәм, бер үк вакытта, мәдәни-дини толерантлыгын анализлаудан гыйбарәт. Тикшеренүнең бурычлары – ханлыкта дәүләт мәгариф һәм мәгърифәт системасының үсеш дәрәҗәсен күзәтү, иҗтимагый мөнәсәбәтләрне ныгытуда һәм камилләштерүдә күрсәтелгән системаның ролен тикшерү, мәдәни җитлеккәнлек дәрәҗәсенә һәм илдәге "мәдәниара диалог"ка бәя бирү.
Тикшеренү материаллары Казан ханлыгы тарихы буенча язма, археологик һәм фольклор чыганаклардан бүгенге көнгә кадәр автор файдалана алган барлык мәгълүматлардан, шулай ук авторның үзенең Казан дәүләтенең этносоциаль тарихы буенча соңгы 25 елда бастырылган фәнни хезмәтләреннән гыйбарәт.
Нәтиҗәләр һәм фәнни яңалык. Тикшеренү авторның Казан ханлыгының күп милләтле һәм күп динле төрки-угро-фин халкының мәдәниара толерантлыгын һәм этномәдәни метисациясен системалап өйрәнүенең дәвамы булып тора. Мәкаләдә заманча этаптагы иҗтимагый үсешнең (XXI йөздә, "белемлелек чорыннан соңгы " дәвердә) белем бирү һәм коммуникацияләр киңлегенә кертелгән күп теллелек һәм күп мәдәнилек, урта гасырлар дәверендә төрле илләрдә, мәсәлән XV–XVI йөзләрдә Казан ханлыгында, инде күптән һәм уңышлы рәвештә гамәлгә ашырылганлыгы күрсәтелә. Ханлык халкының күп теллелек һәм күп мәдәниятлелегенә аеруча татар, мордва, чуаш, башкорт, мари һәм удмурт бабаларының бердәм сәясәт эчендә географик чиктәш яшәве, аларның күп кырлы коммуникацион якынлыгы, шулай ук ислам мәгарифе һәм мәгърифәтчелегенең бай традициясе, укымышлы кешеләрнең күп булуы ярдәм итә. Публикациядә Казан ханлыгы халкы тормышы һәм эшчәнлегенең барлык өлкәләренә үтеп кергән ислам, илнең һәм халыкның үсешенә, мәдәниара диалогны ныгытуга аеруча зур уңай йогынты ясый, дигән нәтиҗә ясала.
Сылтама ясау өчен: Khamidullin B.L. Islam and “Paganism”: Multilingualism and Multiculturalism in the Kazan Khanate // Золотоордынское обозрение. 2025. Т.13, №1. С.196–206. https://doi.org/10.22378/2313-6197.2025-13-1.196-206 EDN: YJLEDS
Автор турында: Хәмидуллин Булат Лирон улы, тарих фәннәре кандидаты, Татарстан Фәннәр академиясенең М.Х.Хасанов исемендәге Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтының татар диаспорасын өйрәнү үзәге мөдире (Казан, Россия); ORCID: 0000-0002-0585-350X. E-mail: bulat.antat@mail.ru
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.